"Дуслар-минем якыннарым"

Автор: Хамидуллина Айгуль Расимовна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ Исенбаевская СОШ
Населённый пункт: с.Исенбаево Агрызского района Республики Татарстан
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: "Дуслар-минем якыннарым"
Дата публикации: 09.09.2015







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Тема Дуслар- минем якыннарым Максат: -балаларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәгә килергә кирәклеген төшендерү Җиһаз: компьтер, флешка(диск), магнитофон, кассета, әтәчләр, кояш рәсеме, йомшак уенчык, фломастер, ромашка
Балалар төркемнәрдә утыралар.

1. Оештыру моменты. Танышу.
-Кадерле балалар! Бүген без бергә эшлиячәкбез һәм эшләве рәхәт булсын өчен бер-беребез белән танышыйк. Әйдәгез,куллар тотышыйк әле
.(куллар тотышу)
-Минем исемем Светлана.Сезгә Сараш авылыннан килдем. Мәктәптә 2нче сыйныф укучыларын укытам. -Ә хәзер сез үзегез белән таныштырыгыз. (исемең ничек?нәрсә эшләргә яратасың?) -Менә инде таныштык та.
2.Уку мәсьәләсен кую.
-Ә хәзер балалар җыр тыңлагыз.(музыка куела). -Кемнең бу җырны ишеткәне бар? - Аны кем башкара? -Нәрсә турында бу җыр?(дуслар турында) -Дуслар турында тагын нинди җырлар беләсез? -Әйе, балалар, бүген без дуслар турында сөйләшәчәкбез.Тема итеп шушы җырның юллары булыр.
Слайд №1
Дуслар белән күңелле, Яшәве рәхәт.
3.Уку мәсьәләсен чишү.

4.-
Балалар сезнең дусларыгыз бармы?
5. Уен.
-Балалар, шушы уенчыкны түгәрәк буенча җибәрәбез. Кемгә уенчык килеп җитә, шул үзенең дустының исемен әйтә
Җаваплар

6. “Ромашка” уены

--
Балалар, дус нинди булырга тиеш икән? Бер-берегез белән сөйләшеп алыгыз әле. Ромашканың ? языгыз һәм ромашка чәчәген төзегез -Үзегезнең дустыгызның шундый булуын теләр идегезме? 7. -Дуслар кешегә кирәкме? -Нигә кирәк? (дуслар белән күңелле)Төркемнәрдә сөйләшегез. 8.Дусларны булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 9.Сезнең алдыгызда дустыгыз турында начар сөйләсәләр, сез аны яклар идегезме?

10.-
Дуслар турында нинди мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр беләсез? Төркемнәрдә сөйләшеп алыгыз.
11.-
Хәзер укучылар мин сезгә А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сөйлим. Сез ял итеп алырсыз. (Әтәчләр белән курчак театры күрсәтелә). -Ни өчен әби бер әтәчне Чукмар, икенчесен Тукмар дип атаган? -Әби Чукмар белән Тукмарны ничек татулаштырган?
12.
Теманы укып карагыз әле. балалар - Тикмәгә генә халкыбыз “Кош- канаты, кеше дуслык белән көчле” димәгән. Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк.Барлык кешеләр дә дус-тату яшәргә тиеш. Кешеләрнең көче-дуслыкта.
Рефлексия.
-Дуслык турында нинди кагыйдәләр әйтергә була? Сез бу кагыйдәләрне үтәрсезме? -Конвертлардан кояш рәсемнәре алыгыз. Кайсы кояшны сез үзегезгә килештерәсез, сайлап алыгыз. Иптәшләрегезгә кәрсәтегез.