"Как обучать русскоязычных детей татарскому языку?"

Автор: Ибрагимова Альмира Хамзаевна
Должность: учитель татарского языка и татарской литературы
Учебное заведение: Средняя общеобразовательная школа №2
Населённый пункт: Республика Татарстан, Зеленодольский район, пгт Васильево.
Наименование материала: методическая разработка
Тема: "Как обучать русскоязычных детей татарскому языку?"
Дата публикации: 30.12.2015







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Эшнең эчтәлегендә үз эшемдә кулланыла торган материалны Бу эшне башкаручы: Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Ибраһимова Альмира Хәмзә кызы. Эшнең темасы:,, Укучыларның татар телендә проэкт һәм уку- иҗади эшләре.” Эшнең эчтәлегендә үз эшемдә кулланыла торган материалны кертергә уйладым. Эшемнең максаты буларак : укучыларның татар телен - чит тел буларак өйрәнгәдә, белемне үстерү өчен төрле формалар куллану. Шулай ук, без, укытучылар буларак, бүгенге көндә укучыларны тормыштагы кирәкле булачак таләпләре буенча әзерләргә тиеш, дип уйлыйм. Башка милләттәге балалар булганлык- тан, миңа татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә һәрвакыт укучының теманы аңлаганы һәм аңламаганы да күз алдымда тора. Шуңа күрә, материалны ике телдә аңлатырга туры килә. Шулай ук, дәрестә төрле бала утыра: бик тиз материалны отып ала торган бала да бар, бик авыр итеп хәтерендә калдыручы бала да шактый. Бала дәрестә укытучы әйткәнне һәм сөйләгәнне аңламаса, фәнне өйрәнүгә баланың кызыксынуы югала. Үз эшемдә мин татар телен рус теле белән чагыштырма формада үткәрергә булдым. Өй эшен дә әзерләгәндә, дәрестә үткәнне генә бирергә тырышам. Шуңа күрә үзем өчен, дәресләрдә үз системамны кулланырга булдым. Балалар, дәрестә бер тәртипкә бик тиз күнәләр. Укытучы өчен, бәлки бу өстәмә эш тә, ләкин укучылар бу тәртипкә бик тиз өйрәнеп китәләр. Минем өчен, беренчедән, татар теленә карата игътибарсызлык гаҗәпләндерә иде, чөнки татар телен укытуга керткәндә, дәреслекләр дә азрак иде. Бүгенге көндә бу мәсьәлә артта калды, дәреслекләр шактый, методик кулланмалар да җитәрлек. Без, укытучылар - үзебез , безнең дәреләребезгә карата игътибарлык үссен өчен, шактый гына көч куярга тиеш. Үземнем системама башта шундый максат куйдым: татар теле дәресләре белән татар әдәбияты дәресләре бәйләнештә барырга тиеш. Татар әдәбияты дәресләрендә алынган текстларын татар телендә грамматик күнегүләр итеп, алып була. Теманы аңлату, шулай ук рус теле дәресләре белән бәйләнештә барырга тиеш. Шуңа күрә татар
телендә кагыйдәләрне өйрәнгәндә, иң беренче, рус телендә һәрвакыт кабатларга кирәк, дип уйлыйм. Чөнки башка милләт баласының уйлаулары барыбер рус телендә бара. Татар теле дәресләрен бер тәртиптә үткәрергә булдым. Көн саен бер дежур укучы такта янына чыгып, алдагы дәрестә үткән материал буенча биремне эшли. Башта балалар такта янында эшләргә куркып торалар, бераздан бик теләп эшли башлыйлар. Үз дәресләремдә эксперимент формасында: фонетик анализны да, морфологик анализны да, синтаксик анализны да кертеп карадым. Балалар бик тиз яңа сүзлзрне хәтерләрендә калдыралар. Укучылар татар теле дәресендә сузык авазларны да, тартык авазларны да, сүз төркемнәрен дә, җөмләнең төрләрен дә, җөмләнең баш кисәкләрен дә, иярчен кисәкләрен дә хәтерләрендә калдыралар. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, чит тел баласына бик авыр. Шуңа күрә, тамыр сүзен дә, сүз ясагыч кушымчасы сүзен дә, модальлек сүзен дә, бәйләгеч сүзен дә кертеп карадым. Бу сүзләрне укучылар бик тиз хәтерләрендә калдыралар. Тагын бер авырлыкны күрдем. Укучылар диктанты язудан бик куркалар. Шуңа күрә, минем тавышыма, интонациямә күндерер өчен бер 3-4 минут дәрес саен кечкенә генә төрле формадагы диктантларны кертә башлыйм. Бүгенге көндә бишенче сыйныфтан укыта башлаган, сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары тыныч кына, шактый күләмле диктантлар яза алалар. Дәреснең икенче этабында, укучыларның җөмлә төзүдә авырлык белән очрашуларын күргәч, мин сүз- ләрне төрле формада булуына игътибар итергә булдым. Барлык сүз төркемнәренең төрле формалары белән эшне автоматизм рәвешенә китерергә булдым . Моның өчен, дәреснең башында, дәрес саен сүзләрне төрләндерү буенча күнегүләр кертә башладым. Бер төрле материалга укучылар бик аралар, шуңа күрә биремнәрне төрле формада бирергә тырышам. Татар теле бу укучылар өчен, чит тел, шуңа күрә алар өчен, төрле формадагы кулланмалар төзеп карадым. Исемнәрнең, сыйфат ларның һәм фигыльләрнең төрләнешен күрү өчен берничә таблицалар төзеп карадым. Мисал өчен , үзем төзегән таблицаларны күрсәтергә булдым. .2.
Бу система буенча эшләү өчен, бернчедән, минем өчен бик күп өстәмә кулланмалар һәм методик материал белән танышырга туры килде. Алар арасында, татар мәктәпләре өчен дә кулланмалар шактый булды. Шушы система буенча эшли башлаганда, беренче сорау туды. Рус балалары өчен авыр булмас микән, дигән сорау. Эшне башлаганннан соң күрдем: бу тәртиптә эшләп була, балалар өчен бик авыр түгел. Бүгенге көндә мин беренче сыйныфта да, әкренләп тавышыма күндерә бшладым. Дәреснең башында үткән хәрефләрне диктант формасында бирәм. Бераздан, иҗекләрне диктант формасында бирергә, соңрак сүзләрне, аннан соң җөмләләрне дә бирергә уйлыйм. Хәрефләрне өйрәнгәндә, сузык һәм тартык сүзлзрен дә, иҗек сүзен дә кертәм. Бүгенге көндә балаларның хәтерендә бу сүзләр саклана, алар үзләренең сөйләм телендә бу сүзләрне кулланалар. Быел яңа класс алдым - алтынчы сыйныф укучылары. Сентябрьнең башында бу укучылар дәрестә бик күп язып өлгермиләр иде. Әкрен-әкрен дәрестә эшнең темплары үсә, ләкин бик авырлык белән, чөнки алар әле минем интонациямә әле күнеп җитмәгән һәм балалар бик көчле түгел. Бүгенге тормышның таләпләре : балаларны ФГОС буенча укыту, укучыны ГИА бирергә әзерләү. Моның өчен укучы психологик яктан да әзер булырга тиеш. Бик күп балалар башка кешеләр алдында белгәнне дә оныта алалар. Шуңа күрә бу балаларны әкренләп әзерләргә кирәк булуы безнең бурычыбыз. Укучыны моңа әзерләү өчен, үз дәресләремдә тестлар өстендә эшләүне өстәргә булдым. Кайбер балалар тестлар белән эшәләүне яраталар, кайбер укучылар әле куркып торалар. Без балаларны игътибарсыз, дип уйлыйбыз. Ләкин укучының кагыйдә буенча соравы мине гаҗәпләндерде, һәм укучы турында уйларымны үзгәрттем. Укучы: татар хәрефләре саны турында ике төрле кагыйдәләр җыентыгында, ике төрле икәнлеген күрсәтте. Үз эшемдә берничә дәреснең планын кертергә булдым. Бу планнарым үземнеке һәм үзем төзегән тестларны да кертәсем килде. Бәлки, хаталарым да шактыйдыр, Бу үз эшемнең нәтиҗәсе. 3
Психологик яктан баларның, алар өчен чит тел булганга, татар әдәбияты дәресләрендә мин сөйли алмам дигән сүзләрне шактый ишеттем. Шуңа күрә татар әдәбияты дәресендә өй эшен биргәндә өч вариантта бирергә тырышам. Укучы үзе вариантны сайлап, өй эшен әзерләп килә. Ләкин һәр укучының дәрескә әзерлеген тикшерергә туры килә, һәм ,,бишле” билгесенә укучы яттан сөйләргә тиеш. Тора- бара ,,бишле” билгесенә өй әзерләнгән бала саны арта, алар татар телендә сөйләргә өйрә- нәләр. Өй эшен биргәндә, кайвакыт, я хикәя төзеп килергә, я диалог төзеп карарга да рөхсәт бирәм. Өй эшен сайлап алырга туры килгәч, укучының мин бирелгән эшне әзерли алмадым дигән сүз өчен юл калмый. Балар җөмләләрне төзегәндә хата ясаудан куркалар. Татар әдәбияты дәресендә, укучының җөмлә- ләрне төзегәндә хаталар булса да, аларны мөстәкыйль рәвештә эшләгәне өчен, мактарга тырышам. Минем уйлавым буенча, татар теле белән татар әдәбияты дәресләре бәйләнештә барырга тиеш. Шуңа күрә, быел тугызынчы сыйныф өчен тематик планымны төзегәндә, аларның имтихан бирергә вакыт килеп җитүен, исемдә тотып, шушы сораулар өстендә эшне кертергә булдым. Тугызынчы сыйныф укучылары белән татар теле дәресендә кагыйдәләрне кабатлыйбыз, ә татар әдәбияты дәрес- ләрендә хатларның төзелеше, һәм хикәяләрнең төзелеше өстендә эшләргә тырышабыз. Кайбер сорауларны сигезенче сыйныфта да керттем. Шулай ук, бүгенге көндә, алар текстның эчтәлекләрен ятлый башладылар, чөнки вакыт кына килеп җиткәч, хәтердә калдыру алар өчен дә бик җиңел булмас дип уйлыйм. Татар әдәбияты дәресендә кызыксыну уяту өчен, класстан тыш дәресләре дә кертерә тырыштым. Үз баларым белән үткәргән класстан тыш дәресемнең планын да үз проэкт эшемә кертергә булдым. Алар арасында укучыларым белән үткәргән класстан тыш дәресем. Бу дәрескә әзерләнгәндә, укучылар бик кызыксынып әзерләнделәр. Шулай ук, өстәмә материалны әзерләү өчен дә үзләре шактый көч куйдылар. 4.