"Татар теленнән эш программасы"

Автор: Ахмедова Эльвира Ахматовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Гимназия № 3 ЗМР РТ"
Населённый пункт: город Зеленодольск, РТ
Наименование материала: учебная рабочая программа по татарскому языку
Тема: "Татар теленнән эш программасы"
Дата публикации: 18.01.2016







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы 3 нче санлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татар теленнән

2 нче В сыйныфы ( рус балалары өчен)

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәдова Эльвира Әхмәт кызының

эш программасы
( 105 cәгать, атнага 3 сәгать) Педагогик совет утырышында гамәлгә керде 1 нче беркетмә август 2015 ел
2015-2016 нчы уку елы
1 «
Каралды
» Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе________ Ф.Ф. Сибгатуллина 1нче санлы беркетмә «___» август 2015 ел «
Килешенде
» Директор урынбасары ____________ М.К.Минһаҗева «____» август 2015 ел «
Расланды
» Гимназия директоры _______________ М.А.Ильина Боерык № «___» август 2015 ел

Аңлатма язу

2 нче сыйныфларда татар теленнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы (яңа редакция). 2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы (яңа редакция). 3. Россия Федерациясенең халыклары телләре турындагы законы. № 126-ФЗ-24.07.1998 4. Закон о государственных языках РТ и других языках. №44-ЗРТ 18.07.2004 5. Яшел Үзән шәһәренең 3 гимназиянең 2015-2016 елына укыту планы Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасында ( (1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, 2014)2 нче сыйныфта татар теле атнага 5 сәгать, елга - 170 сәгать, ә гимназия укыту планында татар теле атнага 3 сәгать, елга- 105 сәгать. 65 сәг. төшеп кала. Эш программасы елына 105 сәгать, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.
Эш программасын тормышка ашыруда түбәндәге УМК кулланыла:
1. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 сыйныфлар. Төзүче- авторлары: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 2. Дәреслек: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. Белемнәрне тикшерүдә өстенлек итүче формалар – телдән җаваплар, эпистоляр жанр текстлары (котлау язу) диалоглар төзү.
Максатлар:
рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү. 1.Танып белү максатының эчтәлеге: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. 2. Үстерү максатының эчтәлеге: балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыяри, ихтыярсыз), игьтибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, 2
максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү. 3. Тәрбияви максатның эчтәлеге: тәрбия процессы беренче чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле, шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләре исәпкә алынды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле. 4. Белем бирү максатының эчтәлеге: укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре сөйләмэшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Бурычлар:
гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф- гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала. Эш программасы татар теленә өйрәтүне беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебе гомумдидактик принципларга нигезләнеп төзелде. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.
Укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:
1. Дәреслек. 2. Мультимедиа. 3. Эш дәфтәре. 4. Укытучы өчен методик ярдәмлек. 5. Ишетеп аңлау күнегүләре. 6. Эш программасы үрнәге. 7. Ата-аналар өчен кулланма.
Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:
2 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру; * укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү; * татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру. 3
Укыту — методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик принциптан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру): шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы(грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә. Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; – иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; – объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; – төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; – тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; – эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; – уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; – билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; – укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; – ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; – дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; – дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
4
– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; – әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; – аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); – парларда һәм күмәк эшли белү; – мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару; – әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
«Татар теле һәм әдәби уку» предметы буенча 2нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре: — татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; * шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; * татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аныяхшы өйрәнү теләге формалаштыру; * әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белу) нәтиҗәләре:
* укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; * эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; * дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү; * дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; * әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; * парларда һәм күмәк эшли белү; * әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; * үрнәк буенча эшли белү; * аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү; * рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; * аңлап укый белү; * укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; * чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР
5
ТЫҢЛАП АҢЛАУ ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ УКУ ЯЗУ Өйрәнелгән материал- га нигезләнгән татар сөйләмен укытучы- дан яки башка укучылардан ишетеп аңлау; 0,5 – 1 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм төп эчтәлеген ачыклап, укытучының сорауларына җавап бирү; Бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табу. Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 4 тән ким булмаска тиеш); Укылган яки тыңлаган текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору; Бирелгән үрнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү. Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5 тән ким булмаска тиеш); Укыган яки тыңлаган текстның төп эчтәлеген сөйләү; Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү. Текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; Укыганның эчтәлеген төшенеп бару; Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки үзлектән таба белү; Текстны аңлап һәм сәнгатъле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү; Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү. Хәрефләрне һәм сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту; Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу; Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрдән диктант язу; Бирелгән үрнәк буенча котлау кәгазе язу
Лексик - грамматик минимум
Исемнең төшем килеше белән таныштыру. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы). Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану. 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
Кайчан?
сорау алмашлыгы белән таныштыру.
Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче?
сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру. 6
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый
хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
Чөнки
теркәгечен сөйләмдә куллану.
Орфографик и орфоэпик минимум.
1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү. 2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. 3. Татар алфавитын яттан белү. 4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү. 5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү. 6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
Татар теленнән практик эшләр



Эш төре

Сәг.саны
1 Б.С.Ү. 10 2 Контроль эш / сүзлек диктанты 7/3
Дәреслек:
Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
Программа:
Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 сыйныфлар. Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014
Өстәмә әдәбият:
Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче баларга татар теле укыту. 2 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Татармультфильм. 2013. “Мәгариф”, “Сабантуй”, “Сабыйга”, “Салават күпере” һ.б. җурналлар. “Ачык дәрес”, “Мәгърифәт” һ.б газеталар. И.Х.Мусаярова. “Азрак ял итеп алыйк”. Тат.дәүләт гуманитар институты. Казан, 1998 ел Латыпова А.И. “Тел әфәнде”. Хәтер нәшрияте, 2001 ел “Гөлбакча” балалар өчен хрестоматия. Казан. Тат. китап нәшрияты, 1990 ел. Татар балалар фольклоры. Казан. “Раннур” нәшрияты, 1999ел. Уйный-уйный укыйбыз. Г.Гәрәева. Казан. “Яңалиф” нәшрияты, 2007
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча

сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,
7

Без мәктәпкә барабыз (17 сәг.)
Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте. Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.
Көзге уңыш (11 сәг.)
Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре. Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра белү.
Мин чисталык яратам (12 сәг.)
Шәхси гигиена предметлары.Тән әгъзалары атамалары. Табибта. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.
Безнең гаилә (12 сәг.)
Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра , кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.
Кыш җитә (11 сәг.)
Кыш айлары, кыш билгеләре. Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз. Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.
Яз килә (8 сәг.)
Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме. Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.
Татарстан – туган җирем (12 сәг.)
Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим. Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.
Кибеттә (13 сәг.)
Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә. Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.
Җәй (9 сәг.)
Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз. Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.


Дәреснең темасы

Сәг.

Укучыларның эшчәнлек

Уку-методик

Контр

Үткәрү вакыты

Корректировка
8

сан

ы

төре ( УУГ)

әсбаплар

оль

төре

(комментарияләр)

План

буен

ча

Фактик

үтәлеш

Без мәктәпкә барабыз - 17 сәгать
1-2
Б.С.Ү. Яңа уку елы

котлы булсын!
– мы/-ме сорау кушымчалары 2
Предмет нәтиҗәсе:
Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.
Шәхси нәтиҗәләр:
Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру
Регулятив УУГ:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү -дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү
Танып белүУУГ:
Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү
КоммуникативУУГ:
Бер-береңнең ничәнче сыйныфта edu. tatar. ru цор 3 Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипөия билгеләре. 1 edu. tatar. ru цор 4-5 1-10 га кадәр саннар.Исемнең күплек сан кушымчасы. Тәртип саны 2 edu. tatar. ru цор 6-7 Фигыльнең башлангыч формасы,хикәя фиг-ң зат- санда төрләнеше 2 edu. tatar. ru цор 8-9 Хәзерге заман хикәя фиг- нең юклык формасы 2 презентация 10 Исемнең урын- вакыт килеше 1 11-12 Исемнең юнәлеш килеше 2 13-14 Исемнең чыгыш килеше 2 9
укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. 15 Билгеле үткән заман хикәя фигыль 1 edu. tatar. ru цор 16 Кабатлау 1 презентация 17
Сүзлек диктанты “ Без

мәктәпкә барабыз”
1 Сүзлек диктан ты Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 17 б.
Көзге уңыш – 11 сәгать
18-19 Яшелчәләр 2
Предмет нәтиҗәсе:
Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү.
Регулятив УУГ:
Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.
Танып белүУУГ:
Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.
КоммуникативУУГ:
Урамга уйнарга чакыра белү. edu. tatar. ru цор презентация карточкалар 20-21
Б.С.Ү. Җиләк –

җимешләр
2 22-24 “Базарда” тексты 3 25-26 Көз билгеләре.”Алтын көз” тексты. Без уйнарга чыгабыз. 2 27 Кабатлау 1 28
Контроль эш

“Көзге

уңыш”
1
контро

ль эш
Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 7-8 б.
Мин чисталык яратам – 12 сәгать
29-30
Б.С.Ү “Алсу пөхтә кыз”

хикәясе.
Шәхси гигиена предметлары 2
Предмет нәтиҗәсе:
Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, edu. tatar. ru цор 10
нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.
КоммуникативУУГ:
Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.
Регулятив УУГ:
Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. 31 Тән әгъзалары атамалары.Исемнәрнең 1 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе 1 презентация 32-33 Исемнәрнең 2 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе 2 Таблица 34 Исемнәрнең1, 2,3 нче зат берлек санда тартым белән төрләнүе 1 Таблица 35-36
Б.С.Ү. Табибта. “
Марат авырый” тексты 2 презентация 37 1-100гә кадәр саннар. Хәл сорау- кирәк эш 1 edu. tatar. ru цор 38 Кабатлау 1 карточкалар 39
Контроль эш

“Мин

чисталык яратам”
1
контро

ль эш
Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 8-9 б. 40 Хаталар өстендә эш 1
Кыш җитә – 11 сәгать
41-42 Кыш айлары, кыш билгеләре. “Кыш килә”тексты.Кышкы табигатьне сурәтләү 2
Предмет нәтиҗәсе:
Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү.
Коммуникатив УУГ:
Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.
Регулятив УУГ:
Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга Презентация 43 Яңа ел бәйрәме.Яңа ел бәйрәме белән котлау 1 Презентация 44 Кышкы уеннар. Кая? Кайдан? Кайда? сораулары 1 Презентация 11
чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. 45-46 Хәзерге заман хикәя фиг- нең 1 зат күплек сан формасы.”Тауда” хикәясе 2 таблицалар 47-48
Б.С.Ү. Мин җимлек

ясадым төзелмәсе.
“Гали җимлек ясады” тексты 2 Презентация 49 “Кыш” темасын кабатлау 1 карточкалар 50
Контроль эш

“Кыш”
1
контро

ль эш
Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 10 б. 51 Хаталар өстендә эш 1
Безнең гаилә - 12 сәгать
52-53 Безнең гаилә 2
Предмет нәтиҗәсе:
Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.
КоммуникативУУГ:
Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер- береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.
Регулятив УУГ:
Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү. edu. tatar. ru цор 54-55 Кемне? Нәрсәне? сораулары. Ш.Маннурның “Яратам” шигыре 2 edu. tatar. ru цор 56-57 Татар халык ашлары. “Айдар бездә кунакта” хикәясе 2 edu. tatar. ru цор 58-60 Өй хезмәте. “Безгә кунаклар килде” тексты. “Майны кем ашады?” тексты. 3 edu. tatar. ru цор 61 “Безнең гаилә” темасын кабатлау 1 62
Контроль эш

“ Безнең

гаилә”
1 карточкалар
контро

ль эш
Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 11 б. 12
63 Хаталар өстендә эш 1
Яз килә – 8 сәгать
64-66 Яз билгеләре. “Яз җитә”Ф.Кәрим шигыре. 3
Предмет нәтиҗәсе:
Яз билгеләрен әйтә белү.
Коммуникатив УУГ:
Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү.
Регулятив УУГ:
Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү. edu. tatar. ru цор Язма эш Язма эш 20 бит 67-68 8 нче Март-әниләр бәйрәме 2 презентация 69 8 нче март - Әниләр бәйрәме 1 70 “Яз” темасын йомгаклау дәресе 1 карточкалар 71
Сүзлек диктанты "Яз

билгеләре"
1 Сүзлек диктан ты Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 17 б.
Татарстан – туган җирем – 12 сәгать
72-73 Татарстан – минем туган ягым. Татарстанның табигате 2
Предмет нәтиҗәсе:
Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.
Регулятив УУГ:
Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү.
Коммуникатив УУГ:
Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.
Танып белү УУГ:
Авыл табигате турында сөйли edu. tatar. ru цор 74-75 Татарстан шәһәрләре. Син кайда яшисең? “Минем туган ягым” хикәясен төзү. 2 презентация 76-77 Без шәһәрдә яшибез 2 edu. tatar. ru цор 78-79
Б.С.Ү. Светофорның

өч күзе.
“Юлда” тексты 2 презентация 80-81 Мин авылда яшим. Муса Җәлилнең “Әтәч” шигыре 2 edu. tatar. ru цор 13
белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. 82 Кабатлау.Үз шәһәрең турында сөйлә. 1 Карточкалар 83
Контроль эш

“Татарстан – туган

җирем”
1
контро

ль эш
Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 13 б.
Кибеттә - 13 сәгать
84-85 Киемнәр кибетендә 2
Предмет нәтиҗәсе:
Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү.
Регулятив УУГ:
Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү.
Коммуникатив УУГ:
Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү.
Танып белү УУГ:
Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү. edu. tatar. ru цор 86-89 “Матур киемнәр” тексты Айгөл- юмарт кыз. Кибеттә сату-алу 4 презентация 90-92 Ашамлыклар кибетендә 3 edu. tatar. ru цор 93-94
Б.С.Ү. “Кибеттә”
2 презентация 95
Контроль эш

“ Кибеттә”
1 карточкалар
контро

ль эш
Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Контроль эшләр җыентыгы, Яр Чаллы, 2014, 14 б. 96
Хаталар өстендә эш
1
Җәй -9 сәгать
97 Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую 1
Предмет нәтиҗәсе:
Җәй көне турында сөйли белү.
КоммуникативУУГ:
Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.
Танып белүУУГ:
Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. edu. tatar. ru цор 98
Сүзлек диктанты “Җәй”
1 презентация Сүзлек диктан ты 99 Сыйфат һәм аның сораулары 1 edu. tatar. ru цор 100 Җөмләләрдә сүз тәртибе 1 презентация 101
Арадаш контроль эш
1 карточкалар 14
102- 103 “Җәй” темасын кабатлау 2 104
Б.С.Ү. Җәй
1 105 Йомгаклау 1
5 биреме дә пөхтә, төгәл һәм 1 орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

4 биреме дә пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

3 биреме дә пөхтә һәм төгәл язылмаган, 1-3 төзәтүе яки 2—3 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

2 бирем, пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Cүзлек диктантлары

Без мәктәпкә барабыз.
Дәфтәр, китап, дәрес, дәреслек, бетергеч, көндәлек, укучы, укытучы, такта, кирәк, кирәкми, күңелле көн, кояшлы, дөрес, начар, укый, яза, сорау бирә, җавап бирә, кабатлый, утыра, сикерә, бара, кайта, керә, чыга, сөйли, тыңлый, куя, ала.
Яз
Тамчы тама, боз ага, кояш көлә, җылыта, кар эри, табигать, кошлар кайта, җылы яктан кошлар кайта, шатлана, бүләк әзерли, котлый.
Җәй.
Кояш кыздыра, эссе, җәйге каникуллар, ял итә, су коена, кызына, җиләк-җимеш, җыя, бәйрәм, болын, чүлмәк вата, көрәшә, баганага менә, бии, җырлый, уйный. 15

2 нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш

“Көзге уңыш”

1

нче вариант

1.Переведи на татарский язык.
День- Идёт дождь- Дует ветер-
2. Вместо точек вставь пропущенные буквы.
К...з китә. Салкын к..ш килә. К..шлар оча. С...ры яфраклар к...ела. К...шлар җ...лы як...а китә.
3.Поставь нужные окончания.
Маша әнисе белән бакча... ( кая?) бара. Маша әнисе белән бакча... ( кайдан?) алмалар җыя. Маша әнисе белән базар... ( кайдан ?) өйгә кайта.
4.Спроси у друга:
- идет ли он на рынок
2 нче сыйныф рус төркеме өчен контроль

эш

“Көзге уңыш”

2нче вариант

1.Переведи на татарский язык.
Ночь- Холодно- Падают листья-
2. Вместо точек вставь пропущенные

буквы.
К...з китә. Салкын к..ш килә. К..шлар оча. С...ры яфраклар к...ела. К...шлар җ...лы як...а китә.
3.Поставь нужные окончания.
Катя әнисе белән бакча... ( кая?) бара. Катя әнисе белән бакча... ( кайдан?) алмалар җыя. Катя әнисе белән базар... ( кайдан ?) өйгә кайта.
4.Спроси у друга:
-есть ли у них огород 16

2 нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш

“Мин чисталык яратам”

1

нче вариант

1.Назови предметы личной гигиены.
Расческа- Мыло- Полотенце- Зубная щетка- Мочалка -
2. Допиши.
Мин тарак белән ... . Мин сабын белән ... .
3.Спроси у друга:
-чистые ли у него руки
4.Попроси у мамы чистое полотенце
Миңа ... .... бир әле.
5.Как скажешь о том, что у тебя болит рука ( зуб, нога, ухо)
Минем ... авырта. Минем ... авырта.
2 нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш

“Мин чисталык яратам”

2нче вариант

1.Назови предметы личной гигиены.
Расческа Мыло Полотенце Зубная щетка Мочалка
2. Допиши.
Мин щётка белән ... . Мин сөлге белән ... .
3.Спроси у друга:
-чем он иоет лицо
4.Попроси у мамы чистое красивую расческу.
Миңа ... .... бир әле.
5.Как скажешь о том, что у тебя болит рука ( зуб. нога, ухо)
Минем ... авырта. Минем ... авырта. Минем ... авырта. 17

2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Безнең гаилә”

1

нче вариант.

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Гаилә- Иртәнге аш- Кашык- Сөт- Абый- Өчпочмак- Минем гаиләм зур.-
2. Сүзләрне үткән заманга куегыз.
Ярат-яратты, яратмады Яса- Пешер-
3. Күпнокталар урынына тиешле –ны, -не кушымчаларын дөрес куеп

күчереп языгыз.
Апа (нәрсәне?) өстәл... сөртә. Әби (нәрсәне?) чәйнек ... шкафка куя. Мин (кемне?) әби... яратам.
4.Тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз.
...ни, ...бый, с...ңел, к...стыбый, ч...й, гаил... , ук...чы.
5. Артык сүзне табыгыз.
Чынаяк, чәкчәк, чәнечке, тәлинкә, кашык.
6. Сорауларга җавап бирегез.
1. Гаиләңдә ничә кеше бар? 2.Алар кемнәр? 3.Сиңа ничә яшь? 4.Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Безнең гаилә”

2 нче вариант.

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез
. Гаилә- көндезге аш- Сөт- Онык- Чәнечке- Гөбәдия- Мин әниемне яратам.-
2. Сүзләрне үткән заманга куегыз.
Ярат-яратты, яратмады Ю- Әзерлә-
3. Күпнокталар урынына тиешле –ны, -не кушымчаларын дөрес

куеп күчереп языгыз.
Апа (нәрсәне?) кашык... сөртә. Әби (нәрсәне?) чынаяк... шкафка куя. Мин (кемне?) апа... яратам.
4.Тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз.
...ти, ...па, к...стыбый, ...чпочмак, к...шык, гаил... , укыт...чы.
5. Артык сүзне табыгыз.
Гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, тәлинкә, кыстыбый.
6. Сорауларга җавап бирегез.
1. Гаиләңдә ничә кеше бар? 2.Алар кемнәр? 3.Сиңа ничә яшь? 4.Син ничәнче сыйныфта укыйсың? 18

2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Кыш”

1

нче вариант

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Кыш- Салкын- Җимлек- Яңа ел- Ветер дует- Я катаюсь на лыжах-
2.Сорауларга җавап бирегез.
Бүген ничәнче гыйнвар? Бүген атнаның нинди көне? Бүген көн нинди?
3. Кыш айларын языгыз.

4.Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
Барам, мин, тауга. 5. Таблицаны тутырыгыз. Кая? Кайда? Кайдан? мәктәпкә урамнан өйдә
6.Сүзләргә сораулар куегыз.
Алсу мәктәптә укый.
2нче сыйныф өчен контроль эш

“Кыш”

2 нче вариант

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Көчле буран- Бәхет- Сәламәтлек- Тауда- Желаю- Я катаюсь на коньках-
2.Сорауларга җавап бирегез.
Бүген ничәнче гыйнвар? Бүген атнаның нинди көне? Бүген көн нинди?
3. Җәй айларын языгыз.

4.Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
Шуам, мин, чаңгы.
5. Табли
цаны тутырыгыз. Кая? Кайда? Кайдан? Кибеткә бүлмәдән тауда
6.Сүзләргә сораулар куегыз.
Сәлим чана шуа. 19

2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Мин Татарстанда яшим”

1

нче вариант.

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Идел- Кама- елга- Нижнекамск- Бөгелмә- Туган як- злой- остановка- улыбается-
2. Спроси у друга:
-где он живет -какие города есть в Татарстане
3.Как скажете, что:
Айдар живет в Зеленодольске. Алсу в деревню едет на машине.
4.Тиешле кушымчаларны куегыз.
Тукталыш... кеше күп. Светофор... кызыл ут яна, мин юл аша чыкмый... .
5. Диалогларга репликалар өстәгез.
- Саша, син кайда яшисең? -Мин Татарстанда яшим. - Татарстанда нинди елгалар бар? -... . -Татарстанда нинди хайваннар яши? -... .
6. “Юлда” тексты турында 3 җөмлә уйлап языгыз.

2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Мин Татарстанда яшим”

2 нче вариант.

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Шәһәр- Казан- Набережные Челны- Алабуга- Яшел Үзән- киң кыр- хитрый- через дорогу- радуется-
2. Спроси у друга:
-есть ли в Татарстане леса -какие реки есть в Татарстане
3.Как скажете, что:
Гали возвращается из Казани. Гүзәл в школу едет на машине.
4.Тиешле кушымчаларны куегыз.
Тукталыш... кеше күп. Светофор... яшел ут яна, мин юл аша чыга... .
5. Диалогларга репликалар өстәгез.
- Саша, син кайда яшисең? - Мин Татарстанда яшим. - Татарстанда нинди елгалар бар? -... . -Татарстанда нинди хайваннар яши? -... .
6. “Туган ягым” турында 3 җөмлә уйлап языгыз.
20

2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Кибеттә”

1

нче вариант.

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Ашамлыклар кибете- Чалбар- Итәк- Шикәр- Ярма- Күлмәк- Ипи- Тавык ите- 2
.Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
У меня есть красивое платье. – Мама купила мне новые сапоги. –
3.Сорауларга җавап бирегез, сүзләрне тәрҗемә итегез.
Без апам белән (кая?) кибет... (нишләдек?) бар... . (Кайдан?) кибет... (лук) ... , (морковь) ... алдык. Без (кая?) өй... кайттык. Әни безне мактады.
4. Дустыңнан сора:
- есть ли в магазине огурцы?
2 нче сыйныф өчен контроль эш

“Кибеттә”

2 нче вариант.

1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Киемнәр кибете- Читек- Итек- Бияләй- Он- Тоз- Икмәк- Сыер ите-
2.Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
У меня есть красивые брюки. – Мама купила мне новую куртку. –
3. Сорауларга җавап бирегез, сүзләрне тәрҗемә итегез.
Әби гөбәдия (нишләде?) пешер... . Без дә (кемгә?) әби... булыштык. Мин (кайдан?) кибет... (мука) ... , (соль) … алып кайттым. Гөбәдия бик тәмле булды.
4. Дустыңнан сора:
-сколько стоит хлеб? 21

2 нче сыйныф

рус телендә сөйләшүче укучылар өчен

татар теленнән арадаш контроль эш

I вариант

1.Вместо многоточий вставь пропущенные буквы.
Мин Татарстан….. яшим. Татарстан з…р, м…тур. Татарстанда шәһ... рләр ч...ста, матур. Татарстанда Ид...л, К...ма, Н...крат, А...ыйдел елгалары бар.
2.

Расставь слова: мин, син, ул, без, сез, алар

___________
укыйсың ___________ рәсем ясый ___________ сөйлисез ___________ яратабыз ___________ язам ___________котлыйлар
3. Вставь данные слова вместо точек:
дәфтәр, каләм, парта Минем ... ... ... Синең ... ... ... Аның
... ... ...

4. Представь, что твой друг заболел, предложи ему:
а) пить лекарство _______________ б) пить чай с лимоном _____________
Узнай у друга:
- какая погода на улице ______________ - позови друга играть на улице ____________
2 нче сыйныф

рус телендә сөйләшүче укучылар өчен

татар теленнән арадаш контроль эш

II вариант

1.Вместо многоточий вставь пропущенные буквы.
Казан з...р, м...тур шәһәр. Казан...... музейлар, театрлар, м...кт...пләр күп. Урамнарда автобус......., троллейбус...... йөри. Казанда м...тро бар.
2. Расставь слова: мин, син, ул, без, сез, алар
___________ тыңлыйсың ___________ йөгерә ___________ йөрим ___________ яшибез ___________ барасыз ___________ ашыйлар
3. Вставь данные слова вместо точек:
баш, күз, кул Минем ... ... ... Синең ... ... ... Аның
... ... ...

4. Представь, что твой друг заболел, предложи ему:
а) пить чай с мёдом ______________ б) пить тёплое молоко ___________________
Узнай у друга:
- тепло или холодно на улице __________ - выходит ли он на улицу _________________ 22

2 нче класс.

Тема: Көзге уңыш

1. Дөрес тәрҗемәне тап.
Сладкий 1) ачы 2) тәмле 3) баллы. Горький, кислый 1) баллы 2) ачы 3) тәмле. Покупает 1) сата 2) сатып ала 3) ала.
2. Бу җиләк - җимешләр нинди?
Чия, карлыган, алма, груша, слива, кура җиләге, миләш.
3. Представь, что эти действия не выполняются. Как изменятся слова?
Ява, җыябыз, коела, бирә, үсә, эшлибез, кыздыра, башлана.
4. Подбери вместо точек подходящие слова и напиши их.
1) Көз көне кояш ... . 2) Кешеләр җәй көне елгада ... . 3) Без көз көне бакчада бәрәңге ... . 4) Кыш көне кошларга ... .
5. Напиши рассказ ңа тему “Алтын көз”.*

6. Спроси друга:
- нравится ли ему осень; - ходит ли он осенью в парк; - куда улетают осенью птицы; - ходит ли он с мамой на рынок; - любит ли он дыню; - есть ли у них огород; - большой ли у них огород; - что он делает в огороде; - помогает ли он родителям в огороде.
Тема: Безнең гаилә.

1. Переведи данные предложения.
1) Я не мыл. 2) Мы не пили. 3) Мама не пекла. 4) Я не вытирал. 5) Ты не сказал. 6) Они не пришли. 7) Дети не ходили.
2. Вместо многоточий вставь нужные окончания.
1) Без кунак... барабыз. 2) Айдар кунак... кайта. 3) Мин тәлинкә...һәм чынаяк... яхшы итеп сөрттем. 4) Абый чәнечке..., кашык..., чәйнек... шкафка куйды. 5) Кунак... бик рәхәт булды.
3. Переведи.
Его мать - Его брат - Его дедушка - Его друг - Его отец - Его лыжи - Его сани -
4. Составь диалог “В гостях”.

5. Как ты спросишь у своего гостя, любит ли он чакчак (балиш,

треугольник, кыстыбый, губадию).

6. Напиши, какие татарские блюда готовит твоя мама.

7. Составь и напиши рассказ о своей семье.*

5 биреме дә пөхтә, төгәл һәм 1 орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

4 биреме дә пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

3 биреме дә пөхтә һәм төгәл язылмаган, 1-3 төзәтүе яки 2—3 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

2 бирем, пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
23

Тема: Кыш

1. Напиши:
- о признаках зимы; - как играют дети зимой.
2. Переведи слова и составь с ними предложения.
Чыршы, бәйрәм, кыш бабай, кар кызы, биедек, җырладык.
3. Вместо многоточий вставь нужные окончания.
Сәлим тау... килде. Рәсим өй... чыкты. Сәлим тау... чана шуа. Рәсим өй... утыра. Сәлим тау... өйгә кайта. Рәсим өй... кайта.
4. Напиши бабушке (дедушке, учителю) поздравление с Новым

годом.

5. Напиши, что вы делали на Новогоднем празднике.*

6. Спроси друга:
- любит ли он зиму; - играет ли он зимой на улице; - играет ли он в хоккей; - катается ли он с горки; - идет ли он на каток, на гору; - кормит ли он птиц; - куда он ездил на каникулы.
Тема: Татарстан - туган җирем.

1. Вместо многоточий подбери слова, отвечающие на вопрос

нинди?
... урман, ... шәһәр, ... кыр, ... табигать, ... елга, ... як
2. Вместо многоточий вставь пропущенные реплики.
- Саша, син кайсы республикада яшисең? - ... ? - Мин дә Татарстанда. - ... ? - Районда түгел, шәһәрдә яшим. - ... ? - Әлмәттә. Ә син? - ... . - Кайсы авылда? - ... .
3. Вместо многоточий вставь нужные окончания.
Мин Татарстан... яшим. Минем туган яг... матур. Аның табигат... бай. Анда җәнлек ... күп.
4. Составь предложения, вставив вместо многоточий слово яши.
Мин ... . Син ... . Ул ... . Без ... . Сез ... . Алар ... .
5. Напиши короткий рассказ по плану.
1) Татарстан табигате. 2) Татарстан урманнары. 3) Татарстан елгалары . 4) Татарстан шәһәрләре.
6. Напиши о своем родном городе (деревне).*

5 биреме дә пөхтә, төгәл һәм 1 орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

4 биреме дә пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

3 биреме дә пөхтә һәм төгәл язылмаган, 1-3 төзәтүе яки 2—3 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

2 бирем, пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
24