"Воспитание здоровый образ жизни"

Автор: Тимергалиев Гусман Гаптелхаевич
Должность: учитель физкультуры
Учебное заведение: МБОУ "Староюмралинская СОШ"
Населённый пункт: Апастовский район
Наименование материала: Введение нормативы ГТО
Тема: "Воспитание здоровый образ жизни"
Дата публикации: 19.01.2016







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации



Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, Интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора. Көнүзәк мәсьәлә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан күтәрелде. 2014 елның 24 мартында Россия Президенты Владимир Путинның илебездә ГТО нормативларын кертү турындагы Указга кул куюы шуңа этәргеч. ГТО – хезмәт һәм оборонага әзер (“Готов к труду и обороне”) дигәнне аңлата. ГТО нормативлары Советлар Союзы чорында 1931 елда ук гамәлгә кертелгән һәм аны ул 10 яшьтән 60 яшькә кадәр кешеләрне колачлаган. Мәктәп укучылары, яшьләренә карап, биш категориягә бүленеп ГТО тапшырса, 18 яшьтән узган ир-егетләр һәм хатын-кызлар ун ел саен хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын раслаган. СССР таркалганнан соң, ГТО нормативлары тапшыру да онытылды. Аны яңадан кертү турындагы Указның максаты – физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халык сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән физик тәрбия бирү системасын булдыру. ГТО нормалары төрләренә килгәндә, мәҗбүриләре дә, сайлап алу мөмкинлеге булганнары да бар. Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште – 14 төбәк арасында безнең республика да бар. Кайчандыр гадәти булып саналган ГТО нормативлары бүген башкачарак күзалланса да, асылы шул ук калды – сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, ватанпәрвәрлек хисләре, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге максатларны чынга ашыруның иң яхшы юлы – яңалыкны яшь буын аша гамәлгә кертү. Инде Татарстанда зурдан кубып мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортларында Бердәм дәүләт имтиханнары белән башлары әйләнгән укытучылар ГТО планын тормышка ашыру белән янып-көеп йөри башлады. ГТО нормаларын үтәү – ирекле эш. Ләкин шул ук вакытта мәктәп һәм
уку йортларында бу ихтыяри-мәҗбүри. Моны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә, ГТОның әһәмиятен алга сөрәләр. Димәк, укытучыларның куелган план нигезендә укучыларны ГТОга әзерләүләрен кире кагарга ярамый. Моны мәгариф тармагындагылар укучыларның физик яктан артка калулары белән бәйләп аңлатырга тырыша. Аларга җитәрлек хәрәкәт эләкми, буш вакытларында кулларында телефон. Мәктәпләрдә уку елы башына кадәр ГТОга әзерлек этабы төгәлләнергә тиеш иде . Шунлыктан укучылар user.gto порталында теркәлү узды. Бары теркәлү узганнарга гына ID-номер бирелә һәм алар гына ГТО нормативларын тапшыра алачак. Мәктәп укучылары әти-әнисенең рөхсәтеннән башка ГТО нормативларын тапшыра алмаячак. Безнен мэктэп укучылары да эти- энилэр ризалыгы белэн язмача рөхсәт кәгазен тутырырды. Димәк, ихтыяри эшне мәҗбүригә әйләндермәү әти-әниләргә дә бәйле. Мәктәп укучыларының яше һәм сыйныфына бәйле рәвештә ГТО комплексы берничә баскычка бүленә: 1 нче баскыч – 1-2 сыйныф (6-8 яшь); 2 нче баскыч – 3-4 сыйныф (9-10 яшь); 3 нче баскыч – 5-6 сыйныф (11-12 яшь); 4 нче баскыч – 7-9 сыйныф (13-15 яшь); 5 нче баскыч – 10-11 сыйныф (16-17 яшь). Өлкәннәрне дә кушсак, 11 баскыч килеп чыга. Һәр бүленеш өчен аерым спорт төрләре каралуы, аларны укучылар көзге, язгы һәм җәйге сессияләрдә тапшырачагы, күнегүләрнең мәҗбүри һәм ирекле төрләре булуы, алтын, көмеш һәм билгеләр өчен нинди күрсәткечләргә сыешырга кирәклеге телгә алынган порталда тәфсилле аңлатылган. – Портал аша теркәлү узу, беренчедән, ГТО нормативлары тапшыруга “юллама” алу өчен кирәк булса, икенчедән, аның төп мәгълүмати база булып тора. Теркәлү узып, ID(Айди)-номер алган һәр кеше турында мәгълүмат гомер буе базада сакланачак, яңарып барачак. Шәхси кабинетка кереп, үз күрсәткечләреңне барларга, еллар узган саен аны чагыштырырга мөмкин. Кешегә бирелгән номер гомер буе үзгәрми. Мәктәп яшеннән пенсиягә кадәр озата барачак. Чөнки әле бүген без ГТОны яшь буын аша кертеп җибәрергә маташсак та, асылда ул һәр кешене үзенә җәлеп итәргә тиеш. Сәламәтлеге генә рөхсәт итсен. Сәламәтлек димәктән, ГТО нормативын табибтан рөхсәт булганнар гына тапшыра алачак. Менә монысы берникадәр авырлыклар тудырачак та инде. Чөнки ГТОга физкультура дәресләренең төп яки
әзерлек төркемендә шөгыльләнүчеләр генә кертелә. Башка төркемдәге укучылар өчен җиңеләйтелгән программа әле эшләнелә генә. Ә Татарстанда бүген 372мен 273 укучы баланың 60,3 %ы физкультурадан төп төркемгә керә. Моннан тыш балаларга сәламәтлек турындагы белешмәне поликлиникада балалар табибы бирә. Авылларда бу мэктэплэренэ килеп тикшерү участок врачларына беркетелгән. Әлегә ГТО нормаларын 40 % чамасы Татарстан укучысы тапшырып карамаган. Сәламәтлек, үҗәтлек, физик әзерлекне исәпкә алмаганда, билгеле. Ләкин моның белән генә яшьләрне компьютер каршыннан тартып алып булырмы? Ниндидер этәргеч кирәклеге белән килешмичә ярамый. Программаны гамәлгә керткән вакытта алтын билге алучыларның югары уку йортларына кергән вакытта ташламаларга лаек булачагы турында сөйләшүлэр алып барыла. Өстәмә этәргеч турында төрле тәкъдимнәр булса да, әлегә бернинди дә норматив документ гамәлгә кертелмәгән. Димәк, сәламәтлек – үзе бер бонус! Мәктәп укучыларының тапшырган ГТО нәтиҗәләре әле үзләре өчен генә иде. Аңа карап Татарстанда бер генә кешегә дә ГТО билгеләре тапшырылмаган. Укучылар өчен ГТОның төп дулкыны 2016 ел башыннан, ә калганнарга 2017 елдан башлана. – ГТОның алтын билгеләрен Россиянең спорт министрлыгының гына бирергә хокукы бар, – ди бу уңайдан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм-физкультура эшләре бүлеге киңәшчесе Елена Фролова. – Көмеш һәм бронза билгеләре безнең министрлык тарафыннан бирелә. Бүген республикада ГТО нормативларын тапшыру өчен 52 үзәк булдырылган , тагын 396ны эшләтү ниятләнелә. ГТО – бүген сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мода буларак җәелә баруы. Иң мөһиме – бу билге генә түгел, ә физик тәрбиянең бер мәдәни чагылышы. Һәм без ГТО күнегүләрен массакүләм һәр чарага да кертергә тәкъдим итәбез. Күнегүләр димәктән, яшь категоряләренә бәйле рәвештә нормативлар бер-берсеннән аерылса да, төрләре бер үк диярлек. Мәктәп укучылары өчен булдырылган 5 баскычта да мәҗбүри программага төрле арага йөгерү, турникта тартылу һәм сыгылмалылыкта сыналу кертелгән. Россия күләмендә көндәшлеккә сәләтле укучылар әзерләү өчен, республикада йөзү, мылтыктан ату кебек спорт төрләрен киңрәк җәелдерәсе барлыгы да бәхәссез.

ГТО нормативларын кертү