"Ни чәчсәң, шуны урырсың".

Автор: Забурдаева Раушания Рифовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Заинская средняя общеобразовательная школа №2"
Населённый пункт: город Заинск Республики Татарстан
Наименование материала: конспект урока
Тема: "Ни чәчсәң, шуны урырсың".
Дата публикации: 23.05.2016







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации


Укытучы
Забурдаева Раушания Рифовна
Предмет
Татар әдәбияты
Тема
Ни чәчсәң-шуны урырсың.
Сыйныф
6, рус төркеме
Максат
Укучыларны музейлар белән таныштыру. К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру, «кыйсса
»
төшенчәсе белән танышу. Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү.
Бурыч
Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
Планлаштырылган

нәтиҗәләр

Метапредмет:
Укучыларны музейлар белән таныштыру, кызыксындыру
Предмет:
“Әбүгалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары турында мәгълүмат бирү, «кыйсса
»
төшенчәсе белән танышу.
Шәхси:
Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү. Белем алуда универсаль гамәлләр Шәхескә кагылышлы гамәлләр:
-
укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. Регулятив гамәлләр: - хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую; - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; -бәяләү. Танып белү гамәлләре: - тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ; -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау. Коммуникатив ь гамәлләр: - башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; - үз фикерләреңә ышандыра белү; - иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.
Төп төшенчәләр
Маҗаралы, әсәр эчтәлеге.
Предметара бәйләнеш
Рус теле

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар
Куллану өчен дәреслек: Татар әдәбияты. Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Л.М.Гыйззәтуллина, 5 нче сыйныф өчен дәреслек, 2015 Техник чаралар: Компьютер, экран, проектор Power Point да презентация.
Эшчәнлекне оештыру

формасы
парлап, төркемнәрдә эш.
Метод
Проблемалы ситуация тудыру
Контроль, бәя
Үзонтроль, үзбәя
Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗә

1 этап. Оештыру,

мотивация.

1 адым: дәрестә

укучылар белән уңай

психологик хал

әт

тудыру;
Хәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер- беребезгә карап, елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын. Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез? Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, актив катнашыйк. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. .Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана. Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер- берсенә изге теләкләр телиләр. Бер- берсенә карап елмаялар. Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр. Коммуникатив . Иптәшеңнең үз- үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар. Шәхси. Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2 адым: Өй эшен

тикшерү
10-11 нче битләр буенча эш. 3 төрле өй эшен тәкъдим итә алалар: -эчтәлеген сөйләү; -сораулар төзү; -тәрҗемә итү. Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау; - үз фикерләренә ышандыра белү.
3 адым:

(эшкә

кызыксыну)

Әсәрне укуны дәвам

итү. Үскәч кем була соң

Әбүгалисина?
-Сез үскәч кем булырга хыялланасыз? Укучылар хыяллары турында әңгәмә үткәрәләр. Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау; - үз фикерләренә ышандыра белү.
4 адым: Уку мәсьәләсен

кую

Максат: Дәрескә

максат кую
(белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). “Әбүгалисина” әсәрен укып бетерү.К.Насыйриның музейлары турында истә калдыру. Әсәрне өйрәнүне тәмамлау. Әсәргә анализ ясап, эчтәлеген табарбыз. Автор фикерен ачыкларбыз. Метапредмет УУГ регулятив: - дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау; - укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
II этап. Уку мәсьәләсен

чишү.

Максат:
хикәянең эчтәлеген анализ Бүген без сезнең белән К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре белән танышуны тәмамларбыз. Укучылар чылбырлап әсәрне укып чыгалар. Шәхси УУГ:
-
укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
нәтиҗәсендә табу; әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру. -парларда һәм төркемнәрдә эшли белү. Регулятив УУГ: - уку бурычларын кую; - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану. Танып белү УУГ: - тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ; -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау. Коммуникатив УУГ: - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү; - үз фикерләреңә ышандыра белү.
1нче бирем: Аңлашылмаган сүзләрне

аерып алыйк.

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)-15

нче бит
Патша сарае-царский дворец Гажәеп-удивительный Оялчан-стеснительный Булдыклы-способный Сокланып-восхищаясь Сахра-пустыня Борчылды-переживал Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар, Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек кулланып оештырыла. Мәгънәләре ачыклана, аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр. Үзбәя. Үзбәя өчен критерий: а) сүзлектән файдаланып сөйләп бирә алса - «3»; б) сүзлектән файдаланып сөйләп бирә, сүзтезмәләр төзи алса - «4»; в) әлеге сүзләр белән җөмләләр төзи алса - «5».
2 нче бирем: Әсәрнең соңгы бүлеген

укып бетерү.Сорауларга җавап бирү
Әсәрне укуны дәвам итәләр. Чылбырлап уку, тәрҗемә итәләр. Эчтәлекне искә төшерү Шәхси УУГ: - уку зшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру. Метапредмет УУГ
регулятив: - дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү. - үзара контроль булдыру. Танып белү: -уку материалын анализлау коммуникатив: - бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау; -- үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .
3нче бирем:
Эчтәлек буенча әңгәмә. Ни өчен икесенең язмышы ике төрле тәмамлана? Дәреснең темасы эчтәлеккә туры киләме? Игелекле булу авырмы? Берсе байлыкка кызыга, икенчесе халыкка хезмәт итә. Яхшылык эшләсәң генә тормышта үз урыныңны табарсың, рәхәт яшәрсең. Игелекле булу өчен кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. 4. Теоретик төшенчәне аңлату. -Бу әсәрдәге вакыйгалар тормышта була аламы? -Әкият белән охшаш яклары? -Чынлыкта охшаш яклары? -Була ала. -Фантастик моментлар. -Мәгарәдә китапханә булуы; белемне тылсым өреп кенә түгел, ә күп укып алулары; Ибн Сина исемле галим яшәгән. Мондый әсәрләрне кыйсса дип атыйлар.
5.К.
Насыйриның музейлары белән таныштыру. 1) Дәресебезнең темасы К.Насыйри тормышына да туры киләме? 2) “Музей” сүзе нәрсәне аңлата? 3) Казанда К.Насыйри турындагы 4) Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында К.Насыйри музее турындагы текстлар буенча әңгәмә. Күп укыган, күп эшләгән, хезмәтләрен шул вакыттагы галимнәр дә, бүген дә югары бәялиләр. Халык өчен тырышкан, аны халык онытмый. Музейлары бар. Текстларны чылбырлап уку, тәрҗемә итү. 6.Музейлар турында презентация карап, белгәннәрне ныгыту.
III этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә

эшләгән эшләргә

нәтиҗә ясау
Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдегез? Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар: а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына коммуникатив: - бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау; -- үз фикерләреңне тулы,
үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”; б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”; в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”; г)укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”. төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау
Дәрескә гомуми бәя.
Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм. Билгеләр саны ачыклана. Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела. Укучылар гомуми билге куялар. Метапредмет УУГ регулятив: - дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү. - үзара контроль булдыру. -үз эшчәнлекләрен бәяләү.
Өй эше бирү
Өй эше. 1) Өзекнең 3 нче бүлегенең эчтәлеген план итеп язып килергә. 2)Әбүгалисина (Ибн Сина) турында мәгълүмат табып килергә. 3) 19 нчы биттәге шигырьне укырга, музейлар белән чагыштырырга Метапредмет(УУГ) регулятив: -үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.