"Шәүкәт Галиев иҗатында сүз уйнату алымнары"

Автор: Насихова Глюза Равиловна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Нурминская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Населённый пункт: село Нурма
Наименование материала: статья
Тема: "Шәүкәт Галиев иҗатында сүз уйнату алымнары"
Дата публикации: 06.10.2016







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Насихова Глюза Равиловна- учитель татарского языка и литературы МБОУ “Нурминская средняя общеобразовательная школа” Балтасинского муниципального района РТ
Шәүкәт Галиев иҗатында сүз уйнату алымнары
I. Кереш II. Төп өлеш 1. Ш.Галиев иҗатында төрле алымнар, тел-стиль чаралары. 2. Ш.Галиев шигырьләрендә сүз уйнату алымнары. 3. Сүз уйнату алымы буларак каламбурлар һәм омоним сүзләр. III. Йомгак
I. Кереш
Тел — тарихи күренеш. Моннан күп гасырлар элек аралашуда булган тел язуда да, халык сөйләмендә дә сакланып калган. Телнең иҗатчысы — халык. Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай чын халык телен, чын халык рухын тик гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип, бик дөрес күрсәткән иде. Телнең тылсымлы тәэсир итү көче — аның, барыннан да бигрәк, кешеләрнең аңына, хис-тойгыларына һәм эчке кичерешләренә йогынты ясавында. Бу исә үз нәүбәтендә күптөрле алымнар, тел-стиль чаралары аша тормышка ашырыла. Элек-электән кешеләр сүзнең тәэсир итү көченә, аныың тәрбияви янына игътибар иткәннәр. Борынгы Грециядә, Римда, Һиндстанда матур сөйләм сәнгате аерым фән булып үскән. Ул заманнарда ук дөрес, төгәл һәм нәфис сөйләмне барлыкка китерә торган чараларны өйрәнгәннәр. Сүз чынбарлыкны танып-белүдә зур роль уйный. Без телдә аерым сөйләм төрләре белән очрашабыз. Реаль чынбарлыкны, җәмгыять һәм табигать кануннарын сәнгатьчә сурәтләү аша да һәм фәнни-логик алымнар аркылы да таныррга мөмкин. Шуларның төренә карап, тел хәзинәсеннән махсус чаралар, 1
тасвирлау алымнары сайлап алына. Аларны максатка ярашлы рәвештә, мәгънәгә һәм эчтәлеккә туры китереп, уңышлы һәм дөрес куллана белү аеруча әһәмиятле. Телнең эстетик функциясе, нигездә, матур әдәбият стилендә тормышка ашырыла. Матур әдәбият стиле үзенең киң кулланылышта булуы ягыннан телдән башка стильләрдән аерылып тора. Беренче чиратта, ул үзенең нәфислеге, матурлыгы һәм эмоциональ яңгырашы белән игътибарны җәлеп итә. Анда күптөрле сөйләм үзенчәлекләре бергә кушыла. Барыннан да бигрәк, матур әдәбият стилендә сәнгатьчә сурәтләү чараларына зур урын бирелә һәм язучының үзенә хас алымнары киң чагылыш таба. Тикшеренү эшенең максаты — олыларның һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевның яраткан иҗат алымнарын билгеләү, шигырьләренең үзәген тәшкил иткән сүз уйнату алымын киңрәк яктырту.
II. Төп өлеш

1.

Ш.Галиев иҗатында төрле алымнар, тел-стиль чаралары
Сөйләмгә кергәч, сүз һәм телдәге башка күренешләр кайбер үзгәрешләргә тартыла, төрле мәгънә төсмерләренә ия була. Һәркем үзенчәрәк сөйли һәм яза. Нәтиҗәдә, җәмгыятьтә төрле катлауларның, иҗтимагый төркемнәрнең үзләренә хас язу һәм сөйләм алымнары барлыкка килә. Г.тукай премиясе лауреаты шагыйрь Ш.Галиевның да яратып куллана торган сурәтләү чаралары күп. Аның шигырьләре безнең поэзиядәге бик күп бертөрле иске көйләр арасында үзенә колак салуны сорый торган яңа көйләр булып яңгырый. Ш.галиев шигырьләренә юмор, тапкырлык, ритмик тигезлек хас. Ш.Галиев, Г.Тукай, Әхмәт Фәйзи, Бари Рәхмәт традицияләрен үзләштереп, бер генә әдипне дә кабатламаган үзенчәлекле балалар дөньясы тудыра. Ш.Галиевка лирика белән юморның бердәмлегенә омтылу хас. Тормыштагы кимчелекләрне, кешеләрдәге йомшаклыкларны үткен күз белән күреп алган. “Чаян”да басылган юмористик-сатирик шигырьләре, аны 50нче елларда ук әдәбиятыбызның үзенчәлекле көлү остасы итеп күтәрә, 60нчы елларда сәләтенең шушы ягы тагын да яңарак төсмерләре белән ачыла төшә. 2
Юмор-сатирада үткен фикерлелек-сурәтлелекнең беренче шарты. Нәфрәт хисен турыдан-туры сөйләү юлы белән сатирик әсәр тудырып булмый. Шагыйрь шуңа да тәнкыйтьли торган күренешнең, типның асылын ачу өчен төрле копозицион алымнарга, стилистик чараларга мөрәҗәгать итә, сатирик үткенәйтүдә бер-берсен кабатламаган көлкеле ситуацияләр, мәзәк хәлләр эзли. Юмор тудыруда шагыйрь аеруча тел чараларын яратып файдалана, телгә зур йөк йөкли. Аның шигырьләрендә көлкеле гыйбарәләр, шигырьне афористик йомгаклаулар, сүз уйнатулар, каламбурлар еш очрый.
2.

Ш.Галиев шигырьләрендә сүз уйнату алымнары
XX йөз башында сүз уйнату алымы киң таралган сатирик тел чараларыннан санала. Аларның берсе төп сүз, башкалары исә, шуңа охшаган, фонетик үзгәрешкә тартылып, комик эффект тудыра торган сүзләр була. Ш.Галиев үз иҗатында бу алымны бик яратып куллана. Берничә мисал: Йөз суда, Чум, коен – Булырсың Чумпион! 1 (“Шәвәли теләге”) Хәрәм җефетләре икән Ул карап калучылар; Алучысы алыр инде, Ни уйлый баручылар. Сикертте дә үрле-кырлы, Йөгертте әрле-бирле, “Үгезебилләһи ... “ диеп, Укый ул шуннан бирле 2 . (“Сөзгәк үгез маҗаралары”) Халат кигән апалар Сарык йоны алалар. Мөдир әйтә: - Ачтык әле, 1  Ш.Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- 520 б. 2  Шунда ук, Б.275-280. 3
Парикмахерская. Төзәтеп куя Шәвәли: Сарыкмахерская! 1 (“Сарыкмахерская”) Алда санап үтелгән шигырьләрдә Ш.галиев сүз уйнату алымыннан бик оста файдалана. Чемпион сүзен чумпион дип, тугыз хатынга өйләнгән Хөҗҗәтнең хәләл җефетләрен хәрәм җефетләре дип, үгездән курыккан Габделәкбәр хәзрәтнең әгузебилләһи сүзен үгезебилләһи дип үзгәртеп бирү аша комик эффект тудырылган. Сүз уйнату алымында фонетик үзгәрешкә тартылган сүзләр үзләре генә торганда мәгънә аңлатмыйлар, ә текст эчендә аларның нинди сүзләргә охшатып төзелгәннәрен билгеләү беркемгә дә кыенлык тудырмый. Мәсәлән: Ә Шакир, кая куйсаң да, Үз туксанын туксанлый, Регламентыңны да белми Сөйли бирә, туктамый. Шапырҗанны үрдәкләргә Мөдир итеп куйдылар; Бакылдауга ни мәшһүрләр Такылдаудан туйдылар!.. 2 (“Сөзгәк үгез маҗаралары”) Бу текстта күп һәм буш сүзләр сөйләүче, һәрвакыт шапырынырга яратучы шакирҗан исемле кеше тәнкыйть ителә. Һәм Шакир сүзенең фонетик үзгәрешкә тартылып, Шапырҗанга әйләнүен аңлау бик җиңел. Бу алымны шагыйрь бигрәк тә балалар өчен язылган шигырьләрендә яратып куллана. Мәсәлән “Бабалайка” һәм “Сайочкан” шигырьләрендә саескан һәм 1  Ш.Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- Б.387. 2  Шунда ук, Б.286-287. 4
балалайка сүзләре сүз уйнату алымы аша “бабалайка” һәм “сайочкан”га әверелә. Бабайда — зур балалайка, Оныгында бик нәни. Дөрес әйтелмиләр бит болар, Болай кирәк бит, әни: Бала уйный – Балалайка, Бабай уйный – Бабалайка! 1 Пыр да пыр килә икән, Шәп очам, дип саескан. Тилгән күргән биектән: “Син бит, дигән, сайочкан” 2 Сүз уйнату алымында төп сүзгә охшаш рәвештә бөтенләй башка мәгнәдәге лексик берәмлекләрне файдалану да очрый. Мәсәлән, Ш.галиев үзенең “Әти эшләгән төштә” дигән шигырендә фрезеровщик урынына “цифрчы карчык” сүзләрен куллана: Бер ананың янында Карап тордым мин, басып. Әти әйтә: - Бу апаң – Булыр “цифрчы карчык” 3 1  Ш.Галиев Канатлы малай.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.- 27 б. 2  Ш.Галиев Тавыклар көлә.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1983.- 61 б. 3  Шунда ук, Б.8. 5

3.

Сүз уйнату алымы буларак каламбурлар һәм омоним сүзләр
Омонимнар борынгы әдәбиятта ук инде рифмалашу, сүз уйнату өчен хезмәт итеп килгәннәр. Г.тукай мондый кулланылышның иң матур үрнәкләрен бирә, һәм, бу алымга нигезләнеп, Ш.Галиев бик күп матур әсәрләр иҗат итә. Сөйләмнең яңгырашын һәм аһәнен көчәйтүдә, стилистик-эмоциональ төсмерләр бирүдә омонимнар зур урын тота. Кайбер мисаллар: Командировкага килеп, Колхозда ул өч көн булды, Әрле-бирле йөренде дә: - Китәм, диде, срок тулды. “Килде”, “китте” дипп кәгазьгә Язып бирсәгез, шул җитте ... Алдыңнан артың хәерле Эшең дә шул “килде-китте!..” 1 Беренче очракта килде, китте сүзләре процессны белдерсә. Икенче очракта ул эшнең сыйфатын белдерә. Озатканда кызын ана Үгет-киңәш бирә аңа: - Инсаф белән генә йөр, Тәүфыйк белән генә йөр! ... Ана сүзен тота кызы, Йөрми кичен һич ялгызы: Бер көнне ул – Инсаф белән, Иртәгесен – Тәүфыйк белән! 2 1  Ш.Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- 169 б. 2  Шунда ук, Б.231. 6
(“Әни кушканча”) Бу шигырьдә инсаф һәм тәүфыйк сүзләре ике мәгънәдә килә. Беренче мәгънәсе инсафлы, тәүфыйклы булуны аңлата, ягъни ананың үгет-нәсыйхәте мәгънәсендә килә, икенчесе — кеше исемнәре. Түбәндәге мисалда да, балык башы дигән сүз туры мәгънәсендә килә һәм күчерелмә мәгънәдә фразеологизмга әйләнә: Браконьерлар көн күрсәтми, Ятьмә-ятьмә сөзеп ташый Ни күрсә дә күрә инде Һаман да бер балык башы Су сафлыгын яклый-яклый, Күпме кеше чыгыш ясый! Күпме генә сөйләсәң дә, Һаман да бер балык башы!.. 1 (“Һаман да бер балык башы”) Омонимнар эчтәлеккә ярашкан хәлдә сөйләмдә каламбур барлыкка китерәләр. Кайбер мисаллар: Бигрәк зәңгәр икән күк, Зәңгәр синең күзләр күк 2 . (“Сиңа әйтер сүзем бар”) Бу шигырьдә исем һәм кисәкчәнең аваздаш бирелүе аркасында каламбур барлыкка килә. Ә хәзер исем һәм фигыльнең аваздаш бирелүе белән ясалган каламбурны карап китик: Карточкага төшә хәзер монда Башкалага килгән кунаклар. Кеше тынгач бу борынгы тупка 1  Ш . Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- 242 б. 2  Шунда ук, Б.25. 7
Күгәрченнәр килеп кунаклар 1 . (“Патша-туп бар Кремль уртасында”) Каламбурларда рифмадаш сүзләрнең төзелеше төрлечә була. Авазларның охшашлыгы нигезендә бер сүзгә ике сүз рифмалашу очраклары да күзәтелә. Мәсәлән: - Нишләп йөри бу тәкә Сөзгәк мөгез бутәкә! 2 (“Тәкә белән малай”) Бутәкә (кечкенә) сүзенә алмашлык һәм исем рифмалашып каламбур барлыкка килә. Ачтым капканы, Әйттем: - Сыер, чык! Очты да керде Шул чак ... Сыерчык! 3 (“Охшашлык”) Кыш буена Черем иткән Һәр бөре. Яз җиткәчтен Күзен ачкан һәрбере 4 . (“Тере бөре”) 1  Ш . Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- 53 б. 2  Ш.Галиев Тавыклар көлә.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1983.- 91 б. 3  Шунда ук, Б.62. 4  Шунда ук, Б.34. 8
Бу мисалларда сыерчык сүзенә исем һәм фигыль рифмалашып, һәрбере алмашлыгына кисәкчә һәм исем рифмалашып каламбур барлыкка китерәләр. Ә түбәндәге мисалда сыйфат һәм исемгә рифмалашып яңа сүз барлыкка килә: Бирешмәсең Ялкаулыкка Булса эшкә чын ният. Түгел бу гаҗәп әкият, Бу гап-гади чыният 1 . (“Чыният”) Чыният һәм чын ният сүзләре рифмалаша. Чыният – чынлык. Ш.Галиев шигырьләрендә каламбурлар бик еш очрый. Ул аларны бигрәк тә балалар өчен язган шигырьләрендә күп куллана: Сабыр әйтсәң – Сафа абый, Ашыккаанда – Сафабый, Сокланганда – Саф абый 2 . (“Минем абый”) Телебез ссүзнең күчерелмә мәгънәләренә искиткеч бай. Бер генә мәгънәсе булган сүзне табу бик кыен. Менә шул мәгънәләр билгеле бер контекстта реальләшәләр. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен бер контекстта очраштыру үзенчәлекле сурәтләү чарасы булып тора. Ш.галиев менә шундый сәләте булган шагыйрь. Мәсәлән, “Кайттылар” шигырендә, алу сүзенең төрле мәгънәләрен бергә куеп, искиткеч чәнечкеле әсәр тудыра. Авылдагы ана шәһәрдәге балаларын бәрәңге алырга чакыра. Бу очракта алу фигыле җирдәге 1  Ш.Галиев Исәнме, дус! – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.- 47 б. 2  Шунда ук, Б.54. 9
казып алу мәгънәсендә кулланыла. Уллары һаман кайтмый һәм әбигә бәрәңгене күршеләре алып бирә. Менә шунда инде Ш.галиев алу сүзенең икенче мәгънәсен китереп кертә. Менә бер көн өй алдында Машиналар үкерде, Бәрәңге алырга диеп Уллары кайтып керде. Төпчек улы Гарифулла Алды яңа “ГАЗ” белән, Ә зурысы – Шәрифулла Үзбушаткыч “МАЗ” белән 1 . Түбәндәге мисалда тагып сүзе ике төрле мәгънә аңлата. Беренче очракта тагып сүзе, кулга энә тотып җеп белән пальтога сәдәп тагуны аңлатса, икенче очракта ул ияреп килү мәгънәсен аңлата. Үтмәс товарларны бездә Бик үткәрә беләләр – Яңа төймәләргә тагып Иске пальто биррәләр. Инде өйләнәм дигәч тә Яучылары киләләр – Чибәр генә бер хатынга Бала тагып бирәләр!.. 2 (“Тагып бирү”) Ш.галиев аваздаш сүзләрнең мәгънәләрен үзгәртү, сүз уйнату алымы аша поэтик яңгырашны тагы да көчәйтә: 1  Ш. Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- 255 б. 2  Шунда ук, Б.243. 10
Менә сиңа ун тиен, Бир син миңа бер тиен ... Түләмичә бер тиен, Сез карарсыз бер тиен! 1 (“Тиеннәр”) Без безсез яшәмибез, Безсез без эшләмибез Итекче без өчебез. Өчебезгә – ике без. Бүлешмибез безне без, Безсез калган беребез Без бирәбез аңа без; Икебез без эшлибез, Без көтә өченчебез – Юк безнең өченче без Киләбез без сезгә без. Сез бирегез безгә без 2 . (“Безнең безләр”) Беренче мисалда тиен сүзен акча берәмлеге һәм җәнлек мәгънәсендә кулланып сүз уйнату барлыкка килә. Ә икенче шигырьдә без сүзе алмашлык һәм эш коралы мәгънәләрен аңлата. Без көтә өченчебез – Юк безнең өченче без. дигән юлларда өченчебез сүзенә өченче (сан) һәм без (исем) сүзләре рифмалашып каламбур барлыкка килә. 1  Ш.Галиев Тавыклар көлә.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1983.- 50 б. 2  Ш.Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978.- 344 б. 11

III. Йомгак
Поэзиянең бер-берсеннән аерылып торган өч өлкәсе ... Лирика. Сатира. Нәниләр шигыре. Һәрберсендә әйтер сүзе бар шагыйрьнең. Ш.Галиев — олыларның да, балаларның да яраткан шагыйре. Балалар поэзиясенең хәзерге чордагы зур уңышлары Ш.Галиев исеме, аның шигырьләре белән аерылгысыз бәйле. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр хәзер балаларның якын үз геройларына әверелде. Шагыйрь иҗат иткән күп афоризмнар, канатлы сүзләр, мәзәк гыйбарәләр сабыйлар лексиконына һәм хәтерендә урын алдыы. Шагыйрь һәр кызыкның үзенә генә хас мәзәк ситуациясен, үзенә генә хас эчке борылышларын эзләгән кебек, үлчәм, ритмның да үзенчә яңгырашына ирешергә омтыла. Юморда ул лирикага караганда үзе иркенрәк тота. Биредә композицион оештыру чаралары, шигырь үлчәмнәре, шигырь аһәңе төрлеләнә, байый. Ш.Галиев стиле сатира чараларына бик бай булуы белән аерылып тора. Ул төрле сүз уйнату алымнарын, бер-берсенә капма-каршы куелган сөйләм берәмлекләрен, төрле стиль элементларын, сәнгатьчә сурәтләү чараларының күп төрен куллана. Ш.Галиевның һәр әсәре үзенең оригинальлеге белән аерылып тора, аларда тавталогик кабатлаулар юк, урынсызга кулланылган тел-стиль чаралары бөтенләй очрамый диярлек. Аз сүз белән тирән фикер аңлату, лаконизмга омтылу — Ш.Галиев өчен характерлы үзенчәлек. Ш.Галиев, телнең күптөрле чараларыннан файдаланып, элек-электән традиция булып килгән алымнарны кулланып, сүзнең көчен раслап күрсәтте, поэтик сөйләмнең матур үрнәкләрен бирде һәм әдәби телне тагын да үстерде. Шагыйрь кешеләрнең рухи халәтенә, эчке хисләренә үтеп керердәй, яңа карашлы, җанлы эмоциональ чаралар тудырды. 12
Бу эшемне язып күпмедер дәрәҗәдә максатыма ирештем дип уйлыйм. Шагыйрьнең күпкырлы иҗатының бер генә өлкәсе булса тикшеренү эшендә яктыртылды. Ш.Галиев яратып кулланган күп кенә алымнар телгә алынды.
Библиография
1. Ш . Галиев Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1978. 2. Ш.Галиев Тавыклар көлә.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. 3. Ш.Галиев Исәнме, дус! – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. 4. Ш.Галиев Канатлы малай.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. 5. В.Хаков Стилистика һәм сүз сәнгате.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. 6. В.Хаков Мәктәптә татар язучыларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. 13