Напоминание

"Геометрик фигуралар иленә сәяхәт"

Авторы: Нигматзянова Лайсан Анасовна, Шарипова Альбина Маратовна
Должность: воспитатели
Учебное заведение: МБДОУ №3 "Лейсан"
Населённый пункт: с.Сарманово, Республика Татарстан
Наименование материала: Открытое мероприятие с родителями
Тема: "Геометрик фигуралар иленә сәяхәт"







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Икенче кечкенәләр төркемендә

әниләр белән бердәм эшчәнлек

(Әниләр көне уңаеннан)

Геометрик

фигуралар

иленә

сәяхәт

Тәрбиячеләр: Нигматзянова Л.А.,

Шәрипова А.М.

Максат: геометрик фигураларны – түгәрәкне, өчпочмакны,

овалны, турыпочмакны искә төшерү, аларны әйләнә-тирәдә күрә

белү. Бер төрле фигураларны зурлыклары буенча чагыштыра белү,

сөйләмдә чагыштыру нәтиҗәләрен кулланырга өйрәтү. Сул һәм уң

якны өйрәтүне, төсләрне ныгытуны дәвам итү. Логик фикерләү

сәләтен, игътибарлыкларын, хәтер һәм уйлый белү сәләтләрен

үстерү. Клейлар белән чиста эшләү, кисточканы дөрес тоту, эстетик

зәвыкъ тәрбияләү, бәйрәм хисе һәм күтәренке кәеф булдыру.

Якыннарына, әниләренә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

1.Оештыру моменты.

Әниләрне остәл ( П хәрефе сыман ясалган) тирәли утырту. Балалар

керәләр.

1 нче тәрбияче. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр,кадерле балалар!

Әйдәгез безгә кунакка килгән әниләр белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!

1 нче тәрбияче. Без хәзер сезнең барыгыз белән дә геометрик

фигуралар иленә сәяхәткә барырбыз. Киттек, поезга утырдык.

(Поезд вагоннары кебек тезелгән урындыкларга утырып музыка

астында бару. Светомузыка кую. Шул вакыт тактага геометрик

фигуралардан ясалган рәсемнәр эленә).

1 нче тәрбияче. Менә без сезнен белән тылсымлы рәвештә

геометрик фигуралар иленә килеп тә җиттек. Бу илдә барлык

әйберләр дә геометрик фигуралардан ясалган икән. Алар я

өчпочмактан, я шакмактан, я турыпочмактан, я түгәрәктән торалар

икән. Менә тирә-юньгә карагыз әле.

(Балалар тактагы рәсемнәрне атап чыгалар).

1 нче тәрбияче. Дөрес, балалар. Сез бик тә игътибарлы икәнсез.

Балалар, карагыз әле, сезнең өстәлләрдә подноста геометрик

фигуралар бар икән. Әйдәгез өчпочмакны алыйк та бармакларны

аның кырыннан йөртеп карыйк. Бармак өйләнә дә әйләнә, бер

җирдә дә туктап тормый. Түгәрәкнең почмаклары бармы?

(балалар җавабы)

1 нче тәрбияче. Ә хәзер турыпочмакны алып, бармакны аның

кырлары тирәли йөртеп карыйк. Бармак башта өскә менде, аннан

соң уңга китте, аннан соң аска төште Һәм тагын борылып, сулга

китте. Шулай борылып ул нәрсәләр ясады? (балалар җавабы)

1 нче тәрбияче. Әйдәгез, уйлап карыйк әле квадрат тәгәриме?

(балалар җавабы)

1 нче тәрбияче. Ни өчен? (балалар җавабы)

1 нче тәрбияче. Хәзер өчпочмакны алыйк. Бармакны беренче

кырыннан менгердек, икенче кырыннан төшердек, сулга

борылдык.Нәрсәләр ясалды, балалар? (балалар җавабы)

Өчпочмакның ничә кыры бар? (балалар җавабы) Овалны карыйк

әле. Аның почмаклары бармы? (балалар җавабы)

1 нче тәрбияче. Балалар, бу тылсымлы илдә безгә кунакка төрле

фигуралар үзләре дә килгәннәр. Табышмакларга җавап тапсагыз,

безгә кунакка кайсы фигуралар килгәнлеген үзегез дә белерсез.

(Геометрик фигура маскалары кигән балалар керәләр).

1 нче бала. Почмакларым юк минем

Шуңа оста тәгәрим.

Минсез дөнья тарырак.

Үзем булам (түгәрәк).

1 нче тәрбияче. Дөрес, балалар, түгәрәк. Әйтегез эле, түгәрәк

нинди төстә? (балалар җавабы)

2 нче бала. Ә минем бар өч кырым

Оч кырым – минем чигем.

Тагын бар өч почмагым,

Я, әйт тизрәк кем белә?(балалар җавабы,

активлаштыру).

3 нче бала. Ә минем кырым дүртәү

Дүртеседә бер тигез.

Әзрәк башыңны эшләт

Исемем минем (квадрат). (балалар җавабы,

активлаштыру).

4 нче бала. Мин охшаган түгәрәккә,

Почмагым юк минем дә.

Тәгәрәвен тәгәрим.

Тик аксаклап кына.

Кем белә, мин нәрсә. (балалар җавабы,

активлаштыру).

1 нче тәрбияче. Балалар, безгә килгән кунакларның бер үтенече

бар икән. Тактадагы нинди фигураларның күбрәк икәнен әйтеп

бирергә кирәк. (слайдта)

Кайсысы берәү генә? (балалар җавабы, активлаштыру).

Кайсы түгәрәк зур, кайсысы кечкенә?

Ә хәзер, әйдәгез, үз өеңңе тап дигән уен уйнап алабыз. Хөрмәтле

әниләр, сез балаларга ярдәм итегез. Балаларга өйләр төшкән

рәсемнәрне алырга булышыгыз әле. Хәзер инде, балалар, сез

фигураларны үз өйләренә кертегез. (слайдта күрсәтү)

1 нче тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, молодцы. Сез ничек

уйлыйсыз, һәр фигура үз өенә дөрес кайткач, алар үзләрен ничек

хис иттеләр икән? (балалар җавабы) Әйе, балалар, һәркемгә үз

өендә рәхәт, күңелле. Менә безгә килгән кунакларның да үз

өйләренә кайтасылары килгән. Без аларга рәхмәт әйтик тә өйләренә

озатыйк.

2 нче тәрбияче. Балалар, без әниләргә үзебезнең белгәннәрне

күрсәттек. Әйдәгез аларны да сынап карыйк әле. Һәр әнигә 10 сан

таякчыгы ярдәмендә ике турыпочмак ясарга кирәк (башваткыч

чишү).

2 нче тәрбияче. Балалар, сезнен подносларда нәрсәләр бар? ( ак

мамык геометрик фигура – түгәрәк, ярымтүгәрәк).Хәзер шушы

геометрик фигуралардан бер җәнлек ясыйбызмы? Нәрсә икәнен

табышмакка җавап тапкач белерсез.

Үзе мыеклы, туны мамыклы.

Битен ул юа, тик сусыз гына. (слайд җавабы)

2 нче тәрбияче. Балалар, әниләр, сез ничек ничек уйлыйсыз, песи

килеп чыксын өчен, түгәрәкләрне ничегрәк куярга була?(тактада

күрсәтү) Әниләр, балалар, эшне башлыйбыз. Үрнәк буенча

ябыштырабыз. Сез, әниләр, балаларга ярдәм итеп торыгыз. (Әниләр

белән балалар эше, тәрбияче мольбертта эшләп күрсәтә).

2 нче тәрбияче. Хөрмәтле, әниләр! Сезне якынлашып килүче

әниләр көне белән котлыйбыз! Сезгә корычтай нык сәламәтлек,

кояштай озын гомер, ак бәхетләр телибез. Бүгенге безнең бердәм

эшчәнлеккә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бүгенге эшчәнлектә

балаларның җаваплары, шат авазлары һәм менә шушы ак песи сезгә

бәйрәм бүләге булсын. Балалар, бүләкләрегезне әниләрегезгә

тапшырыгыз. Балалар, без бүген әниләр белән бергә эшләдек. Сезгә

ничек булды алар белән эшләве, ошадымы? Әниләрегезгә бүләк

тапшырганда үзегезне ничек хис иттегез?( балалар җавабы) Әниләр

сезгә баларыгыздан, үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне

алганда ничек булды? (җавап) Менә шулай алдагы көннәрегездә дә

бердәм булып, бер-берегезгә шатлык-куанычлар гына бүләк итеп

яшәргә язсын сезгә.

(Шулвакыт сообщение килә . Тактада слайд, конверт рәсеме. Анын

эчтәлеген уку)

2 нче тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безгә хат килде бит. Укыйк

әле. “Исәнмесез, кадерле балалар!Мин тылсымлы геометрик иле

патшасы Трапеция булам. Мине әле сез белмисез, мин сез

өйрәнмәгән геометрик фигура. Мин сезне качып кына күзәтеп

тордым, сезнең тырышлыгыгызны, бөтен әйберне белергә

омтылуыгызны күрдем. Сез бик тә уңган, белемле, акыллы,

балалар икән. Сез мина бик ошадыгыз, шуңа күрә мин сезгә

бүләкләр җибәрдем. Кабул итеп алыгыз! Сау булыгыз!”

Менә бит балалар игелек җирдә ятмый, диләр. Безнен әниләргә

карата игелекле булганыбыз өчен, бүләкле дә булдык бүген.

(Балаларга бүләкләр тапшыру).