Автор: Хаертдинова Гульназ Ильгизаровна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ №3 "Лейсан"
Населённый пункт: с. Сарманово, Республика Татарстан
Наименование материала: Разработка
Тема: Дидактик уеннар
Дидактик уеннар
Дидактик уен - ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм
белем бирү эшендә төп методларның берсе.
Һәрбер дидактик уен баланы берәр яңа нәрсәгә өйрәтүне яки аның
әйләнә-тирәдәге чынбарлык турында булган теге яки бу
белемнәрнен, күнекмәләрен, ориентлашуын ныгыту бурычын куя.
Дидактик уеннарда бала предметларны теге яки бу билгеләренә
карата күзәтә, чагыштыра, тиңләштерә, төркемнәргә бүлә, үзенең
көченнән килерлек дәрәҗәдә анализ һәм синтез ясый;
гомумиләштерә.
Дидактик уеннарда балаларның дикъкать, хәтер кебек психик
функиияләрнең иреклелеген үстерү мөмкинлеге була.(Барлык
дидактик уеннар баланың ирекле дикъкатен таләп итә; аларның
күпчелеге исә аңлы рәвештә хәтерләүне таләп итә).
Дидактик уеннар балаларда зирәклек, тапкырлык, зиһенлелек -
тиз аңлап алучанлык сыйфатларын үстерәләр.Бу уеннарның
күпчелеге баладан үз фикерләрен бәйләнешле формада, башка
балалар аңларлык итеп сөйли белүен, дөрес терминнар куллана
белүен таләп итәләр.
Әлеге уеннар балага акыл тәрбиясе бирүне төп бурыч итеп кую
белән бергә, бала шәхсенең башка сыйфатларын үстерергә дә ярдәм
итәләр.Дидактик уеннар процессында балаларга чишәргә туры килә
торган бик күп төрле бурычлар, алардан акыл көчен генә таләп
итмичә,бәлки ихтыяр көчен дә , мәсәлән, оешканлык, тотнаклылык,
уен кагыйделәрен үти белү, үз интересларыңны коллектив
интересларына буйсындыруны да таләп итәләр.
Дидактик уенда белем бирү элементы кызыклылык белән
берләштерелгән булырга тиеш.Уенның беренче шарты – күңеллелек
һәм эмоциональлелек.Нәкъ менә шушы сыйфатлар балага уен
эчтәлегендәге белем бирү материалын җиңел үзләштерергә һәм
хәтердә нык калдырырга ярдәм итә.Дидактик уен да,башка барлык
уеннар шикелле үк,балалар өчен кызыклы булырга тиеш.