Напоминание

Каз өмәсе. Милләтләр дуслыгы. "Хоровод дружбы"

Авторы: Исхакова Гузель Харисовна, Низамова Миляуша Сабировна
Должность: воспитатель по обучению татарскому языку, воспитатель
Учебное заведение: МАДОУ "Детский сад № 404 комбинированного вида" Авиастроительного района г.Казани
Населённый пункт: Республика Татарстан г.Казань
Наименование материала: Мероприятие
Тема: Каз өмәсе. Милләтләр дуслыгы. "Хоровод дружбы"







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Каз өмәсе. Милләтләр дуслыгы

Номинация : “Хоровод дружбы”

Исхакова Гузель Харисовна

воспитатель по обучению татарскому языку

высшая квалификационная категория

Низамова Миляуша Сабировна

воспитатель высшей квалификационной категории

МАДОУ “Детский сад № 404 комбинированного вида”

Авиастроительного района г.Казани

1

Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә

үткәрү өчен сценарий.

Максат: Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету,

татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекеге гореф-

гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһаз: Казлар,аларны йолкыр өчен тазлар, тастымаллар, чиләк көянтәләр,бию өчен

каурыйлар, утыргычлар, өстәл, самавыр,һ.б. , компьютер. Бәйрәмдә катнашалар:

Хәния әби

1нче Татар кызы

2 нче татар кызы

Татар малае

Рус кызы

Рус малае

Марий кызы

Марий малае

Удмурт кызы

Удмурт малае

Мордва кызы

Мордва малае

Башкорт кызы

Башкорт малае

Хөрмәтле коллегалар, кунаклар ! Ә хәзер сезнең игътибарыгызга зурлар һәм мәктәпкә

хәзерлек төркеменә йөрүче балалар белән “Каз өмәсе”бәйрәмен күрсәтеп китәбез.Ни өчен

Каз өмәсе дигәндә.Балаларыбыз төрле милләтләрнең гореф гадәтләрен, уеннарын

җырларын,белсеннәр,бер берләренә карата хөрмәтле булсыннар диеп бакчабызда шундый

бәйрәм чараларын үткәрергә тырышабыз.Рәхим итеп карагыз.

Бәйрәм барышы:

Бәйрәм уткәреләсе зал матур итеп бизәлгән. Авыл өе күренеше. Әкрен генә музыка

яңгырый. Уртага бала чыга:

Бала: Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда каз өмәсе

Яше-карты, бала-чага –

Шау-гөр килә һәммәсе! (Кереп китә)

2

Хәния әби: (үз-үзенә сөйләнеп керә) И-и-и, бу эш дигәне гел бетми, һич кенә дә житешеп

булмый. Аллага шөкер, казып алган бәрәңгеләрне базга урнаштырдык, инде зур эшләрнең

берсе генә калып бара. Авылыбызда каз өмәсе дә бетеп килә, урамда су буеннан кайтучы

казлар да кимеде. Алла боерса, бүген чират бездә. Курше кызларын да чакырдым.

Озакламаслар, бик җитез кызлар үсеп килә. (Ишектән тавыш ишетелә)

Тат. кыз: Исәнме, Хәния әби! Әллә казларыңны йолкып та бетердеңме?

Хәния әби: Исәнме, кызым. Килеп тә җиттегезмени? Бик иртә килдегез

1Тат. кыз: Шундый матур көз иртәсендә йоклап ятып буламени.

Хәния әби,бүген каз өмәсенә безнең төрле милләттән булган дус кызларыбызда килергә

теләк белдерделәр.

2 Тат кыз:Аларның да безнең гореф гадәтләр турында беләселәре,”Каз өмәсе бәйрәмендә

катнашасылары килә,сез каршы түгелме?

Хәния әби:Менә ничек күңелле була икән бүген бездә.Килсеннәр күрсеннәр,гореф

гадәтләребез белән танышырлар без кунакларга бик шат.

(Төрле милләт киемнәреннән киенгән кызлар керә,матур итеп исәнләшеп шигыр

сөйлиләр)

Кызлар,егетләр төзелеп керәләр, шигырләр сөйлиләр.

Мари халык киемен кигән кыз:Сәлам лийже,йолташ влак!

Сәламли сезне мари.

Пагален ужена, диеп

Түргә узарга сорый

Удмурт халык киемен кигән кыз:Зеч буреч гажано диеп

Удмуртия сәламли

Һәр җирдә дуслык булганга

Ул яңа үрләр яулый

Мордва халык киемен кигән кыз:Салам,авани,сываи!

Мордва сезне сәламли

Барыгызга да тазалык

Бәхет тынычлык тели

Башкорт халык киемен кигән кыз:Һаумысыз!Һаумы! һаумы!

Һаулашам,сәлам бирәм

Һаумы дигән әйбәт сүзен

Бар дөньяга ебәрәм

Татар халык кызы :Барлык милләт балалары

Рус халык кызы:Җирдә дус булсын.

3

Татар халык кызы :Бу очрашу күңелләрдә

Рус халык кызы:Йөрәктә калсын.

Хәния әби:Татары да бар монда,

Руслары да җитәрлек

Берсен-берсе хөрмәт итә,

Дуслык исләр китәрлек

Исәнмесез кадерле кунаклар

Хуш киләсез рәхим итегез.

Шатланабыз сезне күргәнгә без

Я әйдәгез түрдән үтегез

Балалар урындыкларга утыралар.

Иии, нинди матур, акыллы, уңган кызлар килгән икән безгә .Балалар”Каз өмәсе” бәйрәме

борынгыдан килгән.Ямле җәйләр үтеп ,көзләр килгәч авылларда каз өмәләре

башланган.Күршеләр бер берләренә кереп каз йолкыганнар,аннан җырлашып су буена

барып,казларны юганнар,халкыбызның матур уеннарын уйнаганнар,гореф-гадәтләребезне

саклаганнар.Менә карагыз әле безнең дә казлар әзер бит.(кызлар барып казларны алар

урындыкка утыралар)

1 кыз: Казларыгыз бигрәк матур

Таза булып үскәннәр.

Ә йоннары, каурыйлары

Мамыкланып беткәннәр.

2 кыз: Хәния әби иртә-кичен

Нык карады аларны.

Тилгәннәрдән, каргалардан

Көне буе саклады.

3 кыз: Үсә төшкәч, су буйларын

Бигрәк якын иттеләр.

Күрше казлар белән бергә

Дуслашып та киттеләр

Егетләр:

1 марий малае

Ян: Шыгыр-шыгыр капканы

2 удмурт малаеТимур: Шыгырдатмый япмабыз.

3 мордва малае Мурат: Каз өмәсе булган җирдән,

4 башкорт малае Фәрхәт:Беребез дә калмабыз.

5 татар малае Рөстәм: Исәнмесез, барыгыз

4

6 малай: Бездән сәлам алыгыз.

Алина,урталарына чыгып сөйли.

4 кыз: Кызлар,егетләр, ә сез беләсезме?

Каз ярата елганы

Йөзә дә ул, чума да ул

Су үстерә бит аны.

Малай:Әйдәгез татар халкынын “Чума үрдәк чума каз” уенын уйнап алыйк(бергәләп

уйныйлар)

Балалар бергә:Әйдәгез

Уен 3 тапкыр уйнала,балалар култыклашып калалар ,аннан сон як якка

китәләр.Фоновый көй яңгырый.Мурат бн Зарина палатно алып алга басалар,аннан

егетләр чиләк алып басалар,алар артыннан көянтә казлар белән кызлар баса.(Гүзәл

әбигә булышырга кала)

Хәния әби:Кызлар төшә су буена

Казлар кебек төзелеп

Егетләр барап озатып

Горур гына сокланып

(Көянтәләр белән бию су буе,каз ю)

(Хәния әби кызларны каршы ала)

Хәния әби:Менә нинди уңган булган егетләр кызлар.Су буеннан ни арада казларны юып

та кайттылар.Рәхмәт сезгә балалар,әйдәгез казларны көянтәләрне алып куябыз.

Балалар урыннарына утырышалар

Хәния әби: Балалар сез су буеннан кайтышка Өчпочмаклар куйган идем алар пешкәнче

әйдәгез уйнап алабыз

Малай кыз уртага чыгалар һәм әйтәләр:(Мордова Аделя Мурат)

1 кыз: Әби бездә буш кул килмәдек уен алып килдек.

Малай: Мордова халык уены “Чүлмәк сату”(

күмәкләшеп уйныйлар) уен ике тапкыр уйнала,икенчесендә Гүзәлгә җаза бирелә)

Хәния әби:балалар Гүзәл кызымны нишләтәбез?

Балалар:Җырлатабыз.

Балалар урыннарына утыра.Гүзәл уртада кала җырлый.

Хәния әби: Менә ничек матур җырладың рәхмәт кызым.

Рус халык киеменнән Глеб чыга уртага һәм әйтә

малай: Рус халык уены:Золотые ворота

Уен 2 тапкыр уйнала.Уен беткәч балалар кире урыннарына утыралар.

5

Хәния әби:Иии балалар ничек матур итеп төрле халык уеннарын уйнадыгыз,шигырләр

сөйләдегез,биедегез,бик матур бәйрәм ясадыгыз,җитез итеп эшләдегез рәхмәт сезгә.Менә

минем дә өчпочмакларым пешеп җитте бәйрәм беткәч барыгызны да чәйгә көтәм.

Бергә: РӘХМӘТ ХӘНИЯ ӘБИ.

Зилә белән Гүзәл уртага чыгып шигыр сөйлиләр.

1 Тат.Кыз: Гөрләп үтте, шаулап үтте

Авылда каз өмәсе.

Бу айларны, бу көннәрне

Көтеп ала һәммәсе.

2 Тат.кыз: Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

Барысы басып бергәләп Туган тел турында җыр,җырлыйлар.

Туган телем минем горур телем

Саклый аны батыр милләтем

Әби бабам теле

Ата анам теле

Күңелем тулы аңа рәхмәтем

Хөрмәтле кунакларыбыз,шуның белән Каз өмәсе бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

6