Напоминание

"Ул - бүген дә монда, халыкта..."


Автор: Шалаева Гульшат Самигулловна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Нурминская СОШ"
Населённый пункт: село Норма, Балтасинкого района РТ
Наименование материала: методическая разработка внеклассного мероприятия
Тема: "Ул - бүген дә монда, халыкта..."
Раздел: полное образование





Назад




.

Ул - бүген дә монда, халыкта.

Алып баручы:

Ул шагыйрьләр нәселеннән иде

Уй белән дә, шигырь белән дә

Шул нәселгә хас бер кодрәт иде

Ул тибрәткән үткен каләм дә.

Үзе инде гасыр башыннан ук

Китеп барган ерак тарихка

Килешмичә йөрәк әйтә сыман:

«Ул бүген дә монда - халыкта!»

Туган көнен бәйрәм итәр вакыт,

Кайда йөри үзе юбиляр?

Ул Казансыз минут яшәмәде,

Кайтыр әле, диләр куңелләр.

Кайтыр әле, әнә безгә дигән

Калын томнар ята өстәлдә

Без укыдык аны, зур тормышка

Агач бишекләрдән күчкәндә.

Без укыдык, укый яңа буын,

Укыр аны туар кешеләр.

Халыклар бит Пушкиннары белән

Тукайлары белән көчлеләр.

Туган көнен бәйрәм итәр вакыт,

Уйнат, әйдә, «Тукай маршы»н

Ишетсен ул үзенең, безне әйдәп,

Киләчәккә алып барышын.

«Тукай маршы» яңгырый.

Алып баручы:

Һәр

милләт , һәр

халык

кавеменең

исәбе-санына, җиренең

зурлыгы-

кечкенәлегенә,

үткән юлының тарихта ни дәрәҗәдә тирән эз калдыруына

карамастан, бу Кояш астында тулы хокуклы яшәвен

расларга

омтыла һәм

киләчәктә дә Җир йөзендә лаеклы урыны барлыгына дәгъва кыла. Шуны

тарих

алдында,

башка

халыклар

алдында

раслар өчен,

милләткә

таяныр

нокталар, инандыргыч дәлилләр, милләтне милләт итеп күрсәтә алырлык

шәхесләр, бөек затлар кирәк. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай - шул бөек

затларның берсе.

Г. Тукай - дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат

иткән - шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.

Җыры барның җирдә даны булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә

Без бәхетле, без шагыйрьле халык

Без - Тукайлы халык мәңгегә.

Тукай бүген дә безнең арада. Әкиятләре, җырлары, шигъри аһәңе белән

күңелләрдә яши ул.

Тукай һәм әкият дөньясы.

Тукай - балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши.

Шагыйрь дөньяны нәниләр күзе белән күрә. Ул үзе дә тәмам сабыйга әйләнә.

«Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп тә, серле дә

булган әкияти дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата.

Инсцинировка күрсәтелә.

«Кәҗә белән сарык» (Рүзәл һәм Нияз)

Кәҗә:

Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, сарык?

Сарык:

Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урман да, алан да түгел.

Кәҗә:

Ми-ки-ки-ки-! Ах, уңмаган, надан сарык. Язып куелган иде бит: «Норма урта

мәктәбе» дип.

Сарык:

Мә-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган коненә җыелганнар. Нинди

шатлык. Бәйрәм бүген!

Кәҗә:

Ми-ки-ки-ки! Надан сарык, нәрсә басып торасың, Кеше көлдереп. Бәйрәм

булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит.

Сарык:

Мэ-ә-ә! Бүре башын гына чыгара күрмә. Балалар куркып таралышыр. Бүген

бит бәйрәм!

Кәҗә:

Кайгырмагыз! Бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык:

Менә бит Тукайның «Сабыйга» китабы. (шигырь)

Кәҗә:

Менә бусы «Бала белән күбәләк» китабы (җыр башкара)

Сарык:

Мә-ә-ә! Менә бусы - «Су анасы» китабы (сәхнәләштергән вариант)

Кәҗә:

Ми-ки-ки-ки! Карагыз әле, балалар! Менә «Шүрәле» китабы.

«Су анасы».

Су анасы:

Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак.

Малай:

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

Йә иясе юк дип, әйберләргә тими башладым.

«Бала белән күбәләк». Җыр.

«Шүрәле»

Кил әле син дә бераз бармакларыңны селкет,

И Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын,

Нәрсә шартың сөйлә, и бичара адәмчек кенәм!

Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм!

-

Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен, - әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

-

И Егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?

Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым «Былтыр» минем;

Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

«Кисекбаш»

Бер түгел, меңләп Карахмәт килсә дә,

Хәтта Зайкин, Медведев бер булса да,

һич насыйп булмас аларга кузгату,

Файдасыздыр кузгатырга күз ату.

Чикмәсен бушка газаплы - булмый да,

Чөнки бер мең пот тәгассыб бу мидә.

Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар;

Бу мидә мең пот сыраның пары бар.

Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон,

«Мин беләмлек» дәгъвасы - бер мең вагон.

«Сабыйга» шигыре.

Тукай һәм тел.

Еллар үткән саен, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк

була бара. Тукай иҗаты - татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль,

әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары.

Җырлап торган Тукай теле, Тукай теле - туган телем. Бүген бу телдә кошлар

сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман.

Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз.

Татар халкының гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырен генә алыйк:

җанга изгелек, өмет, милли хис иңдереп, буыннар арасында күпер булып

тора.

Тукай исеме туган тел белән аерылгысыз булганга, апрель ае мәктәптә «Туган

тел» айлыгы дип игълан ителде. Шушы айлык кысаларында төрле кичә,

шигырь

һәм

сочинение

конкурслары

үткәрелде,

Тукай

әсәрләре

сәхнәләштерелде.

«Апрельнең нурлы иртәсендә

Тукай белән әгәр очрашсам...» дип исемләнгән сочинение конкурсында I

урын яулаган 10 6 классыннан Гыйльметдинова Лилияне бирегә чакырабыз,

(сочинение укый)

«Туган телем - иркә гөлем

Киңдер сиңа күңел түрем» - мәктәптә шигырь укучылар конкурсы шулай дип

исемләнгән иде. Җиңүчеләр сәхнә түренә рәхим итегез.

Яшь талантларны эзләп табу һәм үстерү максатыннан, мәктәбебездә «Тибрәр

ка л ә м » конкурсы

үткәрелде.

Әлеге

конкурсның

максаты

яшь

каләм

тибрәтүчеләр һәм рәсем сәнгате белән мавыгучыларны барлау иде.

Иң матур шигырь иҗат итүче дип Ханнанова Айсылу һәм Зарипова Гөлназ

табылды. Рәхим итегез.

Иң яхшы рәсем авторлары чакырыла.

Тукай һәм музыка.

Тукай

музыкант

та

булмаган,

көйләр

дә

язмаган.

Шулай

да

аның

һәр

шигыреннән музыкаль аһәң, моң бөркелә.

Татар

халык

шагыйре

Шәүкәт

Галиев

та

радиодан

«Туган

тел»

җырын

беренче тапкыр Илһам Шакиров башкаруында ишетеп тетрәнә һәм мондый

шигъри юллар яза:

Ишеттем мин читтә «Туган тел»не

Халкым нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда,

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына, тыңлыйм, туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да, яшем тыялмыйм.

Бу көй җыр булып кына калмады, чын мәгънәсендә, татар халкының гимнына

әйләнде.

1909 нчы елда «Болгар» номерларының берсендә Тукай кемнеңдер моңлы

итеп җырлавын ишетә. Җыр тәмам булгач, шагыйрь җырлаучы янына керә

һәм аннан әлеге жырның исемен сорый. Җырлаучы «Бу көй була «Әллүки», -

дип җавап бирә.

Тукай үзе дә бик күп көйләр белгән һәм еш җырлаган да. Бу яңа көй аны

шулхәтле тәэсирләндергән, ул, үз бүлмәсенә кайтып, «Милли моңнар» дигән

шигырен яза. Бу шигырь тора-бара «Әллүки»нең яңа сүзләре булып китә һәм

Тукай аны үзе дә шул сүзләре белән җырлап-көйләп йөри башлый.

Бү көй, күрәсең, Тукайның авыру тәненең, яралы йөрәгенең иң түренә кереп

утыргандыр.

Халыкның

бөтен

сагыш

һәм

зарларын,

кайгы-хәсрәтләрен,

киләчәккә аз гына булса да калган өмет чаткыларын бирә алган бу илаһи моң

шушы халыкның газиз улы булган Тукайның үз сүзләре белән бер җан, бер

тән булып яши башлый. Ә ул сүзләр, халыкның үзе кебек үк, аның Тукае

кебек - бөекләр, алар иманлы татарның күңел түрендәге иң мөкатдәс уйларын

чагылдыралар.

«Әллүки» көе астында сөйләнә.

Халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән

бер

мәгънә

бар.

Халык

күңеле

сизгәнне

әйтеп

бирә

алган

даһи

Тукай

сүзләреннән башка без борынгы көйләребезне, аларның бөтен гүзәллеген

анлап

та

бетерә

алмас

идек

төсле.

Бу

җырларда

үз

йөзен,

үз

моңын

югалтмаган халыкның рухи батырлыгы яңгырый.

һәммәбезне

дулкынландырган,

тыңлаган

саен

тирән

уйларга,

сагышларга

салган җырларның тагын берсе - «Тәфтиләү»

Җыр. «Тәфтиләү»

Тукай һәм мәхәббәт.

Кыз:

Җиргә башлап аяк баскач, Адәм

Җан сөйгәне иткән Хауваны

Өзелеп бер-берсен яратуның

Кешеләргә күчкән дәвамы.

Егет:

Шул мизгелдән алып мәхәббәт тә

Илаһи көч булып танылган,

Дөнья аңа ихлас табынган,

Мәхәббәтнең утлы орлыклары

Шытып чыккан йөрәк каныннан

Кыз:

Белмим, нигә болай сагынам?

Күңелсез дә синсез, кыен да

Җилләр иссә синең ягыңнан

Үзең кайтыр кебек тоела.

Егет:

Сагынганда бергә чакларны

Хыялымда син җыр сузасың.

Син үстергән гөл дә сап-сары

Юксынадыр ул да хужасын.

Кыз:

Сагындым шул, бик тә сагындым

Аш та үтми, рәтсез ялым да

Үзем белән «тышкы кабыгым»

Җаным йөри синең яныңда.

Икесе бергә:

Сөеклеңне ихлас сагыну –

Сөю сафлыгына табыну.

I алып баручы:

Мәхәббәт...

Изге

мәхәббәт.

Кемнәрне

суларга

салмаган

да,

утларда

яндырмаган ул. Ходай җир йөзендә һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Ә без

бүген сагышлы мәхәббәт турында сөйләшербез. Ул - Тукай мәхәббәте. Ул -

Тукайның тормышка ашмаган саф мәхәббәте...

II алып баручы:

Матурлыкны таный һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата

җылы хисләр белән тулы шагыйрь Габдулла Тукай хатын-кыз матурлыгын

күрә белгән, аның турында гүзәл итеп язган. 20 яшьлек Тукай «Гашыйк бу,

йа!» шигырендә болай яза:

Җаның фида иткән фәкыйрьлек гыйшкың күбәләгемен

Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың, янаем, кил, янаем.

Сихерләнгәнне шатландыр, үтче алдымнан бер кат

Синең аяк туфрагыңда тәгәрәем, тәгәрәем.

I алып баручы.

Шундый күркәм юлларны язган шагыйрь үзе яратканмы? Аның мәхәббәте

нинди булган? Әлбәттә, яраткандыр. Яратмаса, бу шигъри «җырлар» әдәбият

мәйданында пәйда булыр идемени?

Шагыйрь үзенең сөю хисләрен нинди матур сүзләр белән әйтеп бирә алган.

Әйе, гашыйк Кеше генә шулай яза ала. Аның сойләме дә нәзәкатьлелеге,

бизәклелеге һәм гадәти генә булмавы белән аерылып тора.

II алып баручы:

Шагыйрьне үзенә гашыйк иткән кара кашлы, матур гына борынлы, урта

буйлы, күз карашларында әллә нинди үзенә тарта торган көч булган матур

тавышлы туташ кем соң ул?

Зәйтүнә истәлеге.

Алып баручы:

Зәйтүнә туташ - Чистай шәһәрендә зыялы гаиләдә туып үскән. Ярыйсы гына

укымышлы, матур әдәбият белән яхшы таныш, Тукайның язганнарын яратып

өлгергән. Шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре шушы туташка багышлана да

инде.

«Мәхәббәт» шигыре.

Алып баручы:

Күңелебезгә якын ике яшь кешенең кавышуын Тукаебызның күпкәме, азгамы

бәхетле булуын никадәр теләсәк тә, ачы хакыйкатьне танырга тиеш булабыз: алар

арасындагы мөнәсәбәтнең бетүе, кояшның чыгуы һәм вакыты җиткәч, офыкка

кереп югалуы кебек үк зарури хәл иде. Тукайның тәрбиясе, холкы, җәмгыятьтә

һәм әдәбиятта тоткан урыны аны шәхси бәхеттән баш тартырга, үз кулы белән

читкә тибәрергә мәҗбүр итә.

Җыр «Бәхетем син»



В раздел образования