Напоминание

"Әкиятле балачак"


Автор: Ахмадуллина Аклима Исхаковна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ "Староашитская ООШ"
Населённый пункт: с.Старый Ашит
Наименование материала: мероприятие
Тема: "Әкиятле балачак"
Раздел: начальное образование





Назад





КВН «Әкиятле балачак »
2015 ел “Әдәбият һәм парклар” елы уңаеннан оештырылды.
Максат: 1.
Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү. 2. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту. 3. Әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү. Әкиятләр аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Җиhазлар:
Китап күргәзмәсе, әкиятләрдән рәсемнәр, әкият җырларыннан касета ,презентация, укучылар ясаган рәсемнәр.
Кулланылган әдәбият:
Ф.Кәрим “ Гармунчы аю белән җырчы маймыл “ Рус халык әкиятләре . Табышмаклар . Татар халык әкиятләре Х. Туфан “ Юкмыш бабай “ (Укучылар ике командага бүленә,исем уйлыйлар.) Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре.Әкиятнең теле гади һәм аңлаешлы. Әкият укыганда без барыбыз да андагы геройлар белән сихри дөньяда йөрибез .Әкият геройлары белән кеше эз дә басмаган сукмакларда йөрибез, аккошлар белән кардан салынган сарайларга очабыз , Гөлчәчәкне коткарабыз. Әкиятләр бик күп төрле , бик күңелле шулар арасында иң кадерлеләре , иң яратканнары бар. Без бүген шулар турында сөйләшербез. Бу дөньяда бер серле ил Ул әкият дөньясы Гөлчәчәкләр гел чәчәктә, Күкләр аяз Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек, Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп. - Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды ул? ( Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.) - Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? ( Яшәгән ди..., булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне....)

1 нче этап.

“Бу юллар кайсы кайсы әкиятләрдән?”

1)
Борын заманда яшәгән ди бер карт, ул шалкан чәчә икән, Син ни эшлисен? –дип сораган аю. Шалкан чәчәм дигән –карт (Карт белән аю )
2 )
Элек заманда , калын урманда яшәгән ди бер сихерче карчык. аның улы hәм ... исемле килене була.
3)
Патша үзенең вәзирләреннән сораган кем дә булса ... телен беләме? Бер вәзир мин беләм дигән . ... сайрап җибәргән (сандугач)
4)
Бер көнне төлке торна белән дуслашкан . Төлке торнаны кунакка чакырган. (Төлке белән Торна )
5)
Ул өйгә керә дә 3 коравать күрә , берсе зур , икенчесе кечрәк, өченчесе тагын да көчкенә (Өч аю)
6)
Әби синең авызың нигә шундый зур (Кызыл калфак)
7)
Тарталар , тарталар , тартып чыгара алмыйлар (Шалкан )
8)
Бара бара юлында аю килгәнең күрә (Йомры икмәк)
9
) Кызым минем чәчемнән тотып , ләүкәгә сөйрәп менгер – ди әби. Кыз әйтә: юк, әби, алай ярамас (Үги кыз)
10)
Борын-борын заманда, Әти дә тумаганда Бабай белән икебез Борчак чәчкән идек без( Юкмыш бабай)
11)
Әвәл заманда булган ди бер ярлы Моның өе дә , киеме дә булмаган Салам җәеп шул саламда Көн күреп тора икән(Саламторхан)
12 )
Хәйдәрнең аты булган Колагы каты булган Сызгырсаң ишетмәгән Сыпторсаң килешмәгән (Гармунчы аю белән җырчы маймыл)
13)
Борын-борын бер ир белән хатын торган Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган( Кәҗә белән Сарык)
14)
Болар ярышка барганнар Ул әйткән мин сине күптәннән көтеп торам дигән( Төлке белән Кысла)
2 нче этап БУ РӘСЕМНӘР КАЙСЫ ӘКИЯТТӘН?
1 Колобок 2 Балыкчы hәм балык 3 Царевна лягушка 4 Гөлчәчәк 5 Сертотмас үрдәк 6 Кызыл калфак
7 Аккошлар 8 Снежная королева 9 Гадкий утенок 10 Бүре һәм җиде кәҗә бәтие. 11.Золошка 12 Өч аю 13 Өч дуңгыз
3 нче этап КЕМНӘР ШУЛАЙ ҖЫРЛЫЙ ?
1 Мин әбидән дә китем Мин бабайдан да киттем (колобок) 2 Только я все лежу И на солнышко гляжу(как львенок и черепаха пели песню) 3 Пусть бегут неуклеже Пешеходы по лужам ( Крокодил Гена)
4 нче этап ӘКИЯТ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ИСЕМНӘРЕН БЕЛӘСЕЗМЕ?
1 Өч дунгыз баласының исеме
( Ниф –ниф , наф –наф , нуф –нуф
) 2 Чәчәк эчендә туган кызның исеме (
Дюймовочка
) 3 Татар халык әкиятләре нәрсә дип башлана( Борын – борын заманда ) 4 Сихерченең килене кем исемле(
Гөлчәчәк
)
4 нче этап .ТАБЫШМАКЛАРГА ҖАВАПЛАР ТАБАРГА , КАЙСЫ

ЛӘРДӘ ӘКИЯТ АЛАР ОЧРЫЙЛАР?
1 Әдәпле генә кодача Тавыкларны ярата (Төлке) 2 Җәен урманга патша Кышын кардан да аста (аю) 3 Әнә бара хан Авызы , борыны кан (бүре) 4 Бер нәрсәсе дә авыртмый Ә үзе гел ынгыраша ( дунгыз) 5 Кечкенә генә татар Язга туның сатар (Сарык) 6 Суда туа,җирдә үлә ( Балык) 7 Соскы борын бакылдык Күп сөйләшә такылдык ( Үрдәк) 8 Башы тарак , Койрыгы урак Кычкыртып быргысын Уята барысын (Әтәч) 9 Үзе симез мае юк Тиресе калын йоны юк ( Шалкан) 10 Урмый , чәчми Ил өстендә көн итә ( Чыпчык)
5 нче этап РӘСЕМ КОНКУРСЫ
1.Мисаллар чишеп әкият рәсемен төзү. 2. Күз бәйләп әкияткә рәсем ясау.

6нчы этап. Тылсымлы предметны ата.
1.Кәҗә белән Сарык әкияте.(бүре башы) 2. Су анасы.(алтын тарак) 3.Кошлар-аккошлар.(кыргый алмагач, мич,кесәл елга) 4.Буратино (алтын ачкыч)


В раздел образования