Напоминание

"Ничек баланы концерт залында музыка тыңларга өйрәтергә?"

Автор: Шарапова Гульфия Замилевна
Должность: музыкальный руководитель
Учебное заведение: МБДОУ №28
Населённый пункт: г. Казань
Наименование материала: Консультация для родителей
Тема: "Ничек баланы концерт залында музыка тыңларга өйрәтергә?"







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации


Ничек баланы

концерт залында

музыка тыңларга

өйрәтергә?
Бала сезнең музыка һәм театрга соклануыгызны уртаклашсын өчен, бөтенесенә үз вакыт икәнен истә тотарга кирәк. Зурлар өчен булган концертларга бала белән барырга ашыкмагыз. Баланы шундый концертка алып карарга теләсәгез икән, сезгә түбәндәге киңәшләр ярдәм итерләр:
1. Концерт алдыннан балага репертуар, артист, коллектив, шулай ук концерт үтә торган урын турында әлбәттә сөйләгез. 2. Тәртип к агыйдәләрен балага алдан сөйләгез. Куркыныч рәвештә пышылдап, тәртип кагыйдәләрен өлкән кеше балага концертта аңлатса, ул концерт тәэсирләрен үзенә һәм баласына гына түгел, башка тамашачыларга да боза. 3. Балагыз арыса, киреләнсә, кәефе начар булса, концертка баруын башка вакытка кичектерергә кирәк. Көчләп баланы сәнгатькә тартып булмый! 4. Өйдән концерт залына кадәр юлны ялыктыргычсыз ясарга торышыгыз. 5. Бала өчен концертка бару – кызык бәйрәм, шуның өчен матур киемнәр урынлы була. Баланын хәтерендә концерт зур, кызык вакыйга булып калсын. 6. Концертка бинокль алу тәкъдим ителә – шулай балага күренеш артыннан күзәтү кызыграк күренә. 7. Бала үзе белән яраткан уенчыгын алса ярый. Сүз дә юк, сызгыра, кычкыра торгын уенчыкларга концертта урын юк, ләкин курчак һәм йомшак уенчыкны алырга була. 8. Билетларны чыга торган урынга якын алырга торышыгыз, ул чакта, кирәк булса, сез тиз генә, беркемгә комачауламыйча чыга аласыз. 9. Әлбәттә, антрактта балага хәрәкәтләнергә, йөрергә кирәк. 10. Соңыннан бала белән концерт турында фикер алышырга кирәк.