Напоминание

"Все профессии важны" ("Һөнәрнең һәркайсы яхшы")

Автор: Мубинова Рамзия Загидовна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ "Татарско-Шатрашанская начальная школа-детский сад Дрожжановского муниципального района РТ"
Населённый пункт: село Татарские Шатрашаны, Дрожжановский район, РТ
Наименование материала: методическая разработка классного часа на татарском языке
Тема: "Все профессии важны" ("Һөнәрнең һәркайсы яхшы")







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Татар Шатрашаны башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы” 2 нче сыйныфта “Һөнәрнең һәркайсы яхшы” темасына сыйныф сәгате Сыйныф сәгатен Татар Шатрашаны башлангыч мәктәбе- балалар бакчасы укытучысы Р.З.Мубинова әзерләде.
Тема:Һөнәрнең һәркайсы яхшы. Максат һәм бурычлар: укучыларны һөнәр төрләре белән таныштыру, һөнәрләргә карата кызыксыну уяту,киләчәктә сайлаячак һөнәрләренә карата күзаллау булдыру,һөнәр осталарының матур эшләренә соклану,аларның хезмәтенә хөрмәт,горурлык хисләре тәрбияләү. Алдан әзерлек: укучыларга өйдә «Үскәч кем булырга телим?» темасына инша язарга, рәсем ясарга бирелә. Сыйныф сәгате барышы: Слайдта Мәҗит Гафуриның «Балалар эше» исемле шигыре язылган. Тактага татар халкының һөнәр турындагы мәкаль һәм әйтемнәре язылган плакат эленгән.(“Уңган кулда ут уйный”,”Күз курка,кул эшли”,”Иренгән ике эшләр”,”Хезмәт кешесе-хөрмәт кешесе”). Укытучы:-Хәерле көн,балалар !Бүген без сезнең белән бик әһәмиятле темга сөйләшергә җыелдык.Бер-беребезгә уңышлар телик! -Укучылар,сезнең алда шигырь юллары язылган слайд тора.Шигырьне сәнгатьле итеп укып бирегез әле.(Балалар М.Гафуриның “Балалар эше” шигырен кычкырып укыйлар). Балалар эше. Җәй буе эшли кешеләр,кыш өчен хәзерләнә , Кыш буе укып,бала тормыш өчкн хәзерләнә. Яхшы бала һәрвакыт уку-язудан тәм таба, Шатланып мәктәпкә йөрүдән,укудан ямь таба. Эзләсәң эзлә бәхетне,мәктәп ишегеннән керкп, Син зурайгачтын,үтәр гомерең,гелән рәхәт күреп. Син күрәмсең: зур кешеләр эшлиләр бит һәммәсе, Син дә эшлә,торма тик,уку-язу-балалар эше. -Баларның төп эше нәрсә?(укучылар җавабы тыңлана). -Әйе,сезнең әлегә төп эшегез-уку.Еллар үткән саен сез дә үсәрсез,зураерсыз.Тормышта үзегез теләгән ,үзегез яраткан берәр эш белән шөгыльләнергә теләрсез.Һәр кешенең үзе- нең яраткан бер эше була,моны икенче төрле һөнәр диләр. Һөнәр сайлау-бик җаваплы
эш. -Я,кайсыгыз әйтә ала,без бүген нәрсә турында сөйләшербез?(Укучылар җавабы тыңлана). -Бик дөрес,без бүген сезнең белән һөнәрләр турында сөйләшербез.Дөньяда һөнәрләр күптөрле,санап бетерерлек түгел. -Сез нинди һөнәрләр,һөнәр ияләрен беләсез?Әйдәгез,шул турыда сөйләшик .(Укучылар үзләре белгән һөнәрләрне атыйлар). -Укучылар,сезнең үскәч кем булырга теләвегез турында уйлаганыгыз бармы?Яраткан эшеңне табу өчен,иң беренче итеп ,нинди һөнәр ияләре барлыгын белү кирәк.Безнең һәрберебез үзенчә төрле-төрле,һәрберебезнеә үзенең мөмкинлеге,кызыксынуы,осталыгы бар.Һәрберебез үзенчә хисләнә,хыяллана,нәрсәгәдер омтыла.Безнең татар халкында гомер-гомергә ирләр дә,хатынкызлар да үз һөнәрләренә кечкенәдән үк балаларын да өйрәткәннәр.Һәр һөнәрнең тормышта кирәк булуын яхшы аңлаганнар. -Мин сезгә өйдә “Үскәч кем булырга телим?” темасына инша язарга биргән идем .Хәзер шуларны тыңлап үтик.Сез нинди һөнәр сайларга җыенасыз икән? (Укучылар үзләренең язган иншаларын укыйлар). Иншалар буенча фикер алышу: -Ни өчен соң сез үзегезгә шушы һөнәрне сайларга булдыгыз?Кайсы ягы белән ошады ул һөнәр сезгә?(Балалар ни өчен үзләре атаган һөнәрне сайлауларын аңлаталар,дәлил- лиләр.Һәр бала үзе сайлаган һөнәр турында сөйли.) -Хәзер һөнәр ияләрен чагылдырган рәсемнәрне карап үтик.(Укучыларның рәсемнәре тактага эленә,укучылар рәсемнәр буенча үзара киңәшләшә). -Булдырдыгыз,балалар,әфәрин!Минем сезгә гади генә бер соравым бар: - Бүгенге көндә сез кемнәр?(Укучылыр җавабы тыңлана). -Әйе, бүгенге көндә сез -укучылар.Уку да- хезмәт һәм бик авыр хезмәт.Мәктәп еллары тиз үтеп китә.Беркөнне сезнең алда “Кем булырга?” дигән җитди сорау килеп басар.Һөнәр сайлауда сезгә әти-әниләрегез дә булышыр.Һәр һөнәр үзенә күрә яхшы,һәр һөнәр мактауга лаек.Бүгенге көндә дөньяда 40000гә якын һөнәр бар.Шулар арасыннан үзеңә кирәклесен сайлый алу өчен мәктәптә тырышып белем алырга кирәк. Тәпле белемсез бер
генә һөнәрне дә үзләштереп булмый.Һәр һөнәрнең үз белгече,остасы була. -Балалар,игътибар белән тыңлагыз! Мин сезгә сүзләр төркеме әйтәм.Сез шул сүзләр буенча тиешле һөнәрне табарсыз.Әгәр һөнәр иясе дөрес табылса, слайдта шул һәнәр чагылдырылган рәсем чыгар. 1.Тукыма,күлмәк,энә,җеп,кайчы.(Тегүче) 2.Ак халат,авыру,шифаханә,диагноз.(Табиб) 3.Җир,басу,башак,җимеш,ашлама.(Агроном) 4.Буяу,кәгазь,пумала,картина.(Ршссам) 5.Дәфтәр,каләм,акбур,глобус,билге.(Укытучы) 6.Идән,чүпрәк,чиләк,су,тузан.(Җыештыручы). 7.Кирпеч,цемент,йорт,баскыч.(Төзүче) -Әфәрин,укучылар!Бик әйбәт җавап бирдегез.Сез һөнәр ияләре турында күп беләсез икән. -Икенче бирем мондый булыр:сез хәзер парларда эшләрсез.Мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам.Һәр өстәл шул сүзләрдән һөнәр турында татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен төзергә тиеш.Эшне башлыйбыз,укучылар!(Укучылар парлардарда эшлиләр, сүзләрдән мәкаль үзегез төзегәнһәм әйтемнәр төзиләр). -Хәзер килеп чыккан мәкаль һәм әйтемнәрне һәр пар кычкырып укып бирегез,мәгънә- ләрен аңлатыгыз. (Укучылар түбәндәге мәкаль һәм әйтемнәрне төзиләр,мәгънәләрен аңлаталар). 1.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. 2.Һөнәрнең һәркайсы яхшы. 3.Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс. 4.Һөнәрле кеше-бәхетле кеше. -Бик тырышып эшләдегез,рәхмәт,балалар.Хәзер инде үзегезнең әти-әниләрегезнең һө- нәрләре турында сөйләшеп алыйк.Сезнең якын кешеләрегез нинди һөнәр ияләре?Алар нинди хезмәт белән шөгыльләнә?Аларның һөнәрләре кайсы ягы белән файдалы? (Укучылар һәрберсе үзләренең әти-әниләренең һөнәре турында сөйли.) -Сез төрле һөнәр ияләре турында нинди җырлар,шигырьләр беләсез?Әйдәгез,шул турыда
сөйләшик.Татар халкы элек-электән хезмәт кешесен ихтирам иткән,аңа дәрәҗәле кеше итеп караганнар һәм аларга атап җырлар,шигырьләр иҗат иткән.(Укучылар үзләре белгән җыр һәм шигырьләрнең исемнәрен атыйлар.Аларның кайсы һөнәр иясенә атап язылуын әйтәләр.Җырның берәрсен җырлап күрсәтәләр.Мәсәлән:”Сез иң гүзәл кеше икәнсез”җыры,ул укытучы һөнәре турында). -Һөнәрләр турында бик озак сөйләргә мөмкин,ләкин безнең сыйныф сәгатебез ахырына якынлаша.Технологияләр алга киткән заманда бик күп яңа һөнәрләр дә ,барлыкка килде.Шуның өчен һәр һөнәр иясенә дә ныклы,төпле белем кирәк.Һәр бала мәктәптә укыган чорда ук үзенең кем буласын күзаллый алу бик мөһим.Моның өчен ничек укырга кирәк,балалар?(Җавап тыңлана). -Әйе,балалар,тырышып укырга,ялкауланмаска кирәк.Сайлаган һөнәр кешенең үзенә дә,әйләнә-тирәдәгеләргә дә ,җәмгыятькә дә файдалы булуы турында да онытмыйк,нәни дусларым. -Шулай итеп,үз эшебезгә йомгак ясар вакыт та җитте. -Сыйныф сәгатендә сезгә аеруча нәрсә бик ошады? -Сез үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз? -Үзегезнең эшегезгә бәя бирегез. Өй эше:Һөнәрләр турында шигырьләр табарга,берәрсен яттан өйрәнергә.Плакатта язылган мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлатырга әзерләнеп килергә . -Эшегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!