Автор: Закирова Султания Расимовна
Должность: педагог-организатор
Учебное заведение: МБОУ "Сизинская ООШ"
Населённый пункт: Арский район с. Сиза
Наименование материала: сценарий
Тема: Юллар имин,адымнар нык булсын!
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Сеҗе төп гомуми белем бирү мәктәбе
,
Юлларда имин адымнар
!
нык булсын
(
юлда йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган класстан
тыш чараның методик эшкәртмәсе.)
Авторы: педагог-оештыручы Закирова С.Р.
2020 ел
Максат:
1. Балларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен киңәйтү һәм үзләштерү
дәрәҗәсен тикшерү.
2.Укучыларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.
3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә игътибарлылыгын уяту, балаларның үзара
аралашуларына , дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты,
укучыларның рәсемнәре.
Зал матур итеп бизәлгән. Сәхнәдән аска юл, җәяүлеләр чыгу урыны
билгеләнгән , юл кырыенда юл билгеләр тоткан укучылар басып тора ( “ юл
эшләре,” “ автобус тукталышы”, “велосипедта йөрергә ярамый”, “җәяүлеләр
чыгу урыны”,йомшак уенчыклар ).
Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
А.б. Исәнмесез, исәнмесез!
Саумысез, барчагыз да!
Сезне күрүгә без бик шат,
Бу мәктәп –тукталышында.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Дәрес саен өйрәнәбез без.
Ни дәрәҗәдә белгәнне
Карап китерсез сез.
Бүген мәктәп тукталышында
Җыелабыз бергә без.
Әйдәгез ,рәхим итегез,
Соңга кала күрмәгез.
Мәктәпкә килүче әкият геройлары Буратино белән Мальвина күренә.
Буратино “Юл эшләре” билгесен күреп ала .
Буратино:
Менә бу җирдә байлык бар,
Казып алыгыз, дигән.
Бәлки минем алтыннарны
Шунда күмгәннәрдер, ә?
2
Мальвина:
Буратино, син ашыкма,
Монда бара юл эше !
Бу билге булган урынны
Әйләнеп үтә кеше.
Зебра булган урыннан геройлар менеп китәләр. Алар артыннан Гыйльми белән
Белми килеп чыга. Белми “ сәпитләрдә йөрергә ярамый” билгесенә игътибар итә.
Белми:
Их, сәпиттә килгән булсак,
Чаба идек юлда.
Кара эле, рәхәтләнеп
Чабарга була монда.
Гыйльми:
Белмәмеш,син ялгышасың,
Юкка ашыгасың.
Кызыл түгәрәк ул безгә
“Ярамый” дип кисәтә,
Әгәр зәңгәр төстә булса,
“ Яраганны” белдерә.
Алар сөйләшкән арада ике куян күренә.
Берсе “автобус тукталышы” билгесенә игътибар итеп:
1к. Автобус туктый монда
Шуңа гына утырыйк,
Акча да бирәсе булмый,
Артына гына тагылыйк.
3
2к. Алай эшләргә ярамый,
Син нәрсә, имгәнүең бар.
Кара, тегеннән чыгабыз,
Күрәсенме юл билгесе бар.
Куяннар сөйләшкән арада, Мырау белән Сөембикә күренә.
Мырау. Әйдә инде,Сөембикә,
Ахры соңга калабыз,
Юлны моннан кисәбез дә,
Турыдан гына чыгабыз.
Юл аша чыгып барганда Светофор куреп ала.
Свет. Тукта әле,әй, Мырау,
Тапталасың түгелме?
Билгеләрне белмисең,
Үзең юлдан чыгасың.
Ярый әле каршыңа
Килмәде бер машина.
Кыз. Кара эле, гафу итегез,
Мин аңа өйрәнермен.
Зебра булган җирдән генә,
Чыгырга рөхсәт итермен .
Менә шушындый билге ул
Җәяүлеләргә чыгу өчен.
Хәтта юлга да сызганнар
Бөтен кеше күрсен өчен.
Барысы да җыела,кулларына юл билгеләре тоткан балалар да үз урыннарын
ала.
Мальвина
.
Дусларым, шаулашмагыз әле, апалар килеп, безнең белемнәрне
тикшергәнче, мин сезгә бер әкият сөйлим.
Кайсыбыз иң кирәкле?
Яшәгәнди ,булганди өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар
арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып
киенгән балалар чыга)
4
Кызыл
.
Мин иң беренче торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин
иң кирәкле.
Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да
куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.
Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине
күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.
Мальвина. Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл
һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. Акыллы, зирәк
балалар тылсымчыны эзләп табалар һәм ул утларны бергә җыя да әйтә: “ Барыгыз да
кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип
булачак!”- ди.
Укытучы:
Балалар! Исән- сау гына килеп җиттегезме? Юлда хәвеф- хәтәрләргә
очрамадыгызмы? Светофорның өч төсе дә безгә кунакка килгән икән, әйдәгез ,сез
үз командаларыгызга төсләрне таратыгыз да, урын алыгыз.( Укытучы ябыштырыла
торган өч төрле төстәге түгәрәкләр өләшә, һәр команда үз төсен алып күкрәкләренә
ябыштырып куя)
Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен.
Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең
кунакларыбыз-ЮХИДИ хезмәткәрләре булыр. Әйдәгез, Кызыл, Сары, Яшел
командалары белән якыннанрак танышып китик.
Укытучы
.
1нче бәйге .
Өй эше.
- Балалар, өй эшләрен карап китик әле. Һәр командага юл йөрү кагыйдәләре
буенча рәсем ясарга кушылды һәм светофор, юл билгеләре буенча тарихка күзәтү
ясап, мәгълүмат туплап килергә диелде.
Рәсемнәр карала. Укучыларның чыгышлары тыңлана. Сезнең игътибарга
үзебезнең укучыларның чыгышларын тәкъдим итәбез.
5
1укучы
.
Беренче юл билгеләре турында. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч,
кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була
башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик
бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә
булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге
кабул ителә: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән
кисешү”.
2нче укучы.Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора:
“свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос”
сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык
алып килүче булып чыга.
3нче укучы
.
Беренче светофор ул моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда
2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген
күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул
3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була:
кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган
Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле
светофорлар барлыкка килгән.
Укытучы.
2нче бирем. Светофордан хат
Һәрбер командага текст бирелә.
Җәяүлеләр өчен .
Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә ....................
буйлап .................. каршы юнәлештә генә барырга кирәк. Урам аша чыгар
алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына килеп җиткәч, ..........якка кара. Урам
аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша
чыкканда......................................... булырга кирәк.
Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы,
юл кырые, транспортка, тротуар.
Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.
6
Укытучы.
3нче бирем.
“Ярый, ярамый” уены.
- Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып
бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.
Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)
Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)
Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)
Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)
Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)
Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)
Укытучы.
4нче бирем.
Командирларга бирем.
“Велосипедта йөри беләсеңме?” дип атала.
Һәр командир берәр кагыйдә әйтә.
Кагыйдәләр :
1) юлларда хәрәкәт итү вакытында велосипед белән идарә итү 14 яшьтән, мопед
белән идарә итү 16 яшьтән кечерәк булмаган кешеләргә рөхсәт ителә;
2) велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә алалар,
әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, обочинадан да йөрергә ярый;
3)колонна булып хәрәкәт итүчеләр 10ар велосипедчыдан торган группа булып
бүленеп, араларында 80-100м ара калдырып барырга тиешләр;
Велосипедта йөргәндә нәрсә эшләргә ярамаганын да әйтергә мөмкин.
Укытучы.
Кадерле уенчылар,
5нче бирем нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.
Үзе монда утыра,
Сүзне тегендә тутыра. (телефон)
- Бик эйбэт, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер,
дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина
рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына
телефон номерларын язып баралар.
7
1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.
Күрсәт ярдәмне.
Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.
2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,
Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.
8
3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,
Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.
4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,
Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.
Укытучы. Ә хәзер 6нчы бирем. Ул табышмаклар. Үзегез әзерләп алып килгән
табышмакларны тыңлап китик әле. Һәр команда
берәм-берәм табышмаклар әйтә, кайсы команданың табышмагы күбрәк, шул
җиңүче була.
Дүрт аяклы,
Кара тояклы,
Бар ягы тәрәзәле,
Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)
9
2) Ике тәгәрмәчле арба,
Атсыз да алга чаба. (велосипед)
3) Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң -үкерә
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)
10
4) Үзе тыр да тыр килә,
Бар эшне эшли белә.
Сукалый да, тырмалый да
Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)
5) Уф- пуф итәр,
Еракка алып китәр,
Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)
Укытучы.
7нче бирем “ Ребус эшли беләсеңме?” дип атала. Кайсы команда алдарак чишә,
шул команда өстен чыга(19 сл )
-Әйдәгез, ардыгыз да хәзер ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп
торырбыз, ә сез яшел төс булса- атлап алырсыз, сары төскә-урында чүгеп
алырсыз , кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың
игътибарлырак икәнен жюри бәяләп барыр.
Укытучы.
11
Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк. Сезнең һәрберегез без
алдан әзерләгән сорауларга җаваплар табарга тиеш иде. Әйдәгез, “Җавапны бел!”
биреме моны тикшереп алыйк әле.
Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда җавапны язып бара.
1.
Машинаны туктату җайланмасы.
2.
Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.
3.
Нинди сүздә 1 метр “о” хәрефе бар?
4.
Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?
5.
Кешеләр йөри торган юл.
6.
Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.
7.
Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
8.
Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?
Укытучы.
Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә
сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле.
“
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.” биреме
Тайгак юл. - Скользкая дорога.
Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.
12
Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.
Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.
Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.
Керү тыела. - Въезд запрещен.
Укытучы.
Алдагы бирем “Билгене дөрес җый” дип атала. Кечкенә уенчыларыбыз
билгене җыйган арада 3-4нче сыйныф укучылары безгә җыр җырлап китәр.
В. Казыйханов сүзләре, Ф. Әхмәтшин көе “Светофор юлларда”.
Укытучы .
Алдагы бирем “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала .Шушы биремнән
соң сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегез турында жюри нәтиҗә ясар.
1.
Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?
а) автомобиль;
б) трактор;
в) җигүле ат.
2.
Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )
13
а) кызыл,сары, яшел;
б) яшел, сары, кызыл;
в) сары,яшел, кызыл.
3.
Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:
а) кызыл өчпочмак;
б) кызыл түгәрәк;
в) зәңгәр түгәрәк.
4.
Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:
а) пассажир;
б) җәяүле;
в) йөртүче.
5.
Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:
а) җәяүле;
б) кунакка баручы;
в) пассажир.
6.
Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:
а) сукмак;
б) ял итү урыны;
в) юл.
7.
Автомобильне кем йөртә?
а) машинист;
б) йөртүче (водитель);
в) очучы.
8. Бу билге нәрсәне аңлата?
а) җәяүле чыгу урыны;
б) җир өсте чыгу урыны;
в) җир асты чыгу урыны.
9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:
а) юл уртасыннан;
б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;
в) тыкырыктан.
Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә. Катнашучылар тарафыннан
җыр башкарыла.
Йомгаклау.
14
Менә безнең уеныбыз ахырына якынлашты. Балалар үзләренең юл йөрү
кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр.Күргәнегезчә,
арагызда яхшы әзерлекле балалар да,бу эшкә салкынрак караган балалар да бар
икән.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне ел буе да дәвам итәрбез.
Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.
Кадерле балалар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта
боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен
куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы,
директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү
кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга
да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең
сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
Сүзне килгән кунакларга биреп китик.
ГБДД хезмәткәрләре чыгышы.
Мәктәп директоры чыгышы.
Кулланылган әдәбият:
1.”Азбука дорожной науки” под редакцией Г.В.Мухаметзяновой.
15
Казань,1999.
2.Валеева Ф. Газеева А.”Юлда йөри беләсеңме?”
3.Гарипова Р.Давлетшина Н.”Юл йөрү кагыйдәләре”
4.Правила дорожного движения РФ.Москва , 2009
5.”Сабантуй” газетасының кушымталары “Хәерле юл”
6.Табышмаклар китабы.Казан,1997.
"Шофер буласым килә"
Луиза Батыр – Болгари көе
Эльмира Шәрифуллина сүз
Үскәч кем буласың дип?
Сорыйлар да, сорыйлар
Әллә нинди һөнәрләр,
Саныйлар да, юрыйлар.
Минем әнә белсәгез,
Шофер буласым килә.
Капка төбенә кайтып,
Җырлыйсым килә.
Кушымта:
Пип , пип, пип мин бу мин
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Пип, пип, пип мин бу мин
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Озын юллар үтәсе,
Ерак китәсем килә.
Сөт- су алып калага,
Төяп китәсем килә.
Авыл күчтәнәче бу
Әби – бабайларга,
Юлда тыз – быз йөрсәләр
Кычкыртам сезгә.
16
Кушымта:
Пип , пип, пип мин бу мин
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Пип, пип, пип мин бу мин
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Кушымта:
Пип , пип, пип мин бу мин
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Пип, пип, пип мин бу мин
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
Җыр: “Светофор утлары”
Бер, ике, өч –
Светофор утлары.
Бер яна да
Сүнә ич, светофор.
Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Кызыл ут
Кисәтә, тукта! – ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма! – ди.
17
Кушымта:
Сары ут
Әзер бул! – дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Кушымта:
Берсе – кызыл. Берсе – сары,
Тагын берсе яшел ич.
Светофор утлары
18
Җәяүлеләр өчен .
Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри.
Шәһәрдән читтә .................... буйлап ..................
каршы юнәлештә генә барырга кирәк. Урам аша
чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл)
уртасына килеп җиткәч, ..........якка кара. Урам
аша чыгып өлгермәсәң, ......................................
туктап тор. Урам аша
чыкканда ......................................... булырга
кирәк.
Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык
утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл
кырые, транспортка, тротуар.
19
1) юлларда хәрәкәт итү вакытында велосипед белән идарә
итү 14 яшьтән, мопед белән идарә итү 16 яшьтән кечерәк
булмаган кешеләргә рөхсәт ителә;
2) велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып
кына хәрәкәт итә алалар, әгәр җәяүлеләргә комачаулык
тудырылмаса, обочинадан да йөрергә ярый;
3)колонна булып хәрәкәт итүчеләр 10ар велосипедчыдан
торган группа булып бүленеп, араларында 80-100м ара
калдырып барырга тиешләр;
20