Напоминание

"Фразеологик әйтелмәләр"(Фразеологические обороты)

Автор: Ахметшина Фарида Махмутовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "СОШ № 3"
Населённый пункт: г.Альметьевск, Республика Татарстан
Наименование материала: Разработка урока.
Тема: "Фразеологик әйтелмәләр"(Фразеологические обороты)







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации


Vкласс. Татар теле.

Тема.
Фразеологик әйтелмәләр. Максатлар.1)Фразеологик әйтелмәләр турында мәгълүмат бирү. 2)Аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәсе формалаштыру. 3)Кешенең аң-белемен үстерүдә, укуның ролен күрсәтү, кешене кешелекле итеп тәрбияләүдәге кыйммәтен раслау. ҖиҺазлаутатар теле :дәреслеге((Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.Казан Татарстан китап нәшрияты 2012.), компьютер,интерактив такта, презентация,фразеологик сүзлекләр. Дәрес барышы. I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. II. Белемнәрне актуальләштерү. 1нче слайд Бирем.Бирелгән сүзләрдән I вариант-пассив сүзләр, II iвариант-искергән сүзләрне, III вариант-неологизмнар, IV вариант-актив сүзләрне язып алыгыз (эшләрегезне җибәрегез) Икмәк,мөгаллим, маркетинг, киномеханик,баш, шәкерт, менеджер, дивар,кояш, берлән,бизнес, остаз, паровоз, референт, фәрман, инану, талиб,укытучы, дәрес, даруханә, шәкерт,фермер, күңелле, яхшы, пионер, углым, имидж, инвестор, клип, хаста, рәис, III Яңа тема өстендә эш. 1.2нче слайдта бирелгән җөмләләрне уку, Бирем.Парлап бирелгән җөмләләрдәге калын хәрефле төзелмәләрне чагыштырыгыз.Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.Кайсылары туры, кайсылары күчерелмә мәгънәдә килгән? 1.Ә син,юньсез малай, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрисең икән. (Ә.Ф.) 1.Новгородта тузга язылган грамоталар табалар. 2.Инде миндә дә ачу кузгалды,санга сукмавына, куркытырга уйлавына җенем чыкты. (Ә.Б.) 2.Мин аның каенга сукмавына бик шатландым. 3.-Менә йокы чүлмәге!-дип торды әтисе,бераз аптырапю (Л.И.) Сөт чүлмәген базга төшердем. 4.Күрәсеңме син бу ходай кошын? Җитмәсә,әлеге адәм агач атка атландырып китте.(Ф.Х.) Бакчада бер малай агач атка атланып уйный.башкалары ком белән мәшгуль. 5.Күз бәйләнгән иде инде,тегеннән дә, моннан да әниләрнең чакырган тавышы ишетелә башлады. Күз бәйләгән килеш,бүлмәнең бер башыннан икенче башына үтеп,чыршыдагы конфетны кисеп төшерергә кирәк иде. Укучылар,кайсы баганадагы сүзләр үзара тыгыз бәйләнгән? Тузга язмаган, санга сукмау,йокы чүлмәге, агач атка атландыру, күз бәйләнгән иде төзелмәләре бербөтен мәгънәне аңлаталар,бер сорауга җавап бирәләр һәм җөмләнең бер кисәге булалар.
Төзелмәләрне рус теленә тәрҗемә итеп карыйк әле. Тузга язмаган – сплошная чепуха. 3нче слайд. Санга сукмау – не принимать в расчёт. Йокы чүлмәге – сонная тетеря. Агач атка атландыру –1.обвести вокруг пальца 2.посадить в калошу. Күз бәйләнү – смеркаться. Әйдәгез, кагыйдәне бергәләп чыгарабыз. Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән торган, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип атала. Бирелгән җөмләләрне укырга,фразеологик әйтелмәләрне табарга,мәгънәсен аңлатырга. 4нче слайд. 1. Бирермен, өшегән авыз , сиңа йомышны. (Г.Камал.) 2. Сүзгә карап бәя биргән бәндәләрне җенем сөйми. (Ш.Галиев.) 3. Урманында кып – кызыл кура җиләк тә, җир җиләк Күз ачып йомганчы ,һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Г.Тукай.) (Мәгънәсен аңлата алмасалар, бергәләп, рус теленә тәрҗемә итәбез. Өшегән авыз – мямля.5нче слайд. Җенем сөйми – не принимаю душой. Күз ачып йомганчы – не успеть и глазом моргнуть, в мгновение ока. 4. Күкнең төбе тишелде, Коя да, коя. (Р.Бәшәр.) 6нчы слайд. Укучылар,нинди яңгыр яуса,халык шулай әйтә? Берничә көн бертуктаусыз яңгыр яуса, күкнең төбе тишелде дип әйтәләр. Тәрҗемәсе: Күкнең төбе тишелде – разверзлись хляби небесные.. 5. Рәхимнең күзләре шар булды.(Р.Бәшәр.) Тәрҗемәсе:күзе шар булу – глаза стали круглые. 6. Исенә төшкән дә, йөрәге “жу”итеп куйган. (Ф.Яруллин.) Тәрҗемәсе йөрәге жу итү- сердце вздрогнуло. 7. Мәктәптә дә, өйдә дә (Күрше кызы Зилә дә!) Һаман мине тиргиләр, “Тырай тибәсең”,- диләр. (Г.Морат.) Тырай тибү- гонять лодыря, 8. И каен ла,җырлый белмим, Көем чыкмый - көйләсәм. - Колагына аю баскан,- Дип үрти мине Ләйсән. (Г.Морат.) Колагына аю баскан – медведь на ухо наступил. Укучылар, белемнәребезне системага салыйк.Сорауларга җавап бирү. (7нче слайд) -Фразеологик әйтелмәләр ничек барлыкка килә? -Фразеологик әйтелмәләр мәгънә күчерелү юлы белән барлыкка килә. Фразеологик әйтелмәләр телдә ничек яшиләр? -Фразеологик әйтелмәләр телдә үзгәрешсез яшиләр. Телдә ничек сакланалар? -Телдә әзер килеш сакланалар. Алар нинди мәгънә белдерәләр? -Алар бер бөтен мәгънә белдерәләр.
Фразеологик әйтелмәләрне таркатып буламы? -Юк, алар таркалмыйлар. Бер телдән икенче телгә сүзгә- сүз тәрҗемә ителәләрме? Сүзгә- сүз тәрҗемә ителмиләр. Башка сүз өстәп буламы? -Юк, өстәп булмый. Сөйләмгә ничек килеп керәләр? -Сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр. Фразеологик әйтелмәләрне кемнәр иҗат итте микән? Билгеле, халык иҗат иткән. Аларда халыкның тапкырлыгы чагыла. Алар кыска һәм оста әйтелә, гадәттә, үткен һәм образлы сүзләрдән тора. Әдәби әсәрләрдә төп сурәтләү чарасы буларак файдаланыла Фразеологик әйтелмәләр телебезне баета,сөйләмгә җанлылык, сурәтлелек бирә. IV. Теманы ныгыту. Дәреслек белән эш. 1) Дәреслектә бирелгән кагыйдәне уку,чыгарган кагыйдә белән чагыштыру. 220нче күнегү (язмача)Чылбыр тәртибендә тикшерү. 2) Укыгыз,фразеологизмнарны табыгыз. 8нче слайд. Күрәм: бер почык борын тәрәзә янында шыпырт кына нидер күшәп тора. (Ләбиб Лерон.) Исенә төшкән дә, йөрәге “жу”итеп куйган. (Ф.Яруллин) Әллә нишләп, аска карадым.Котым очты. Кул- аягыма курку хуҗа булды. (Роза Мулланурова ) Халык сүзе белән әйткәндә,ул кылны кырыкка яручы бер бала иде. (Каюм Насыйри ) Мин бөтенләй коелып төштем. (Хәсән Саръян ) 3)Тактага язылган мәкальне уку Уку-белем орлыгы, белем-бәхет орлыгы. Мәкаль белән грузин халкы нәрсә әйтергә тели? -Әйдәгез әле “Нәрсә ул уку?”соравына җавап эзлик. -Китапта бирелгән кагыйдәләр белән танышу, әсәрләр уку, эчтәлекләре буенча фикер алышу. -укуның тагын нинди чыганаклары бар? -Китап-белем чишмәсе. Газета-журналлар һ.б. -Укудан файда алу өчен ничек укырга кирәк? -Аңлап уку-уйлап уку.Укыганны кыскача язып бару һәм хәтердә калдыру. -Уку белән тәртип арасында бәйләнеш бармы? -Укыган кеше тәртипле була. Һәрвакытта да тәртипле буламы? -Нигездә- “Әйе”. Шулай да укыган кешелщр арасында тәртипсезләре дә очрый. -Хур сүзен ничек аңлыйсыз? - Хур булу-оятлы булу, мәсхәрәгә калу. Укысаң беркайчан да хур булмыйсың. -Наданлык сүзен ничек аңлыйсыз? -Надан-аңсыз, аңгыра, акылсыз. -Наданлык кайдан килә? -Тырышмаганлыктан, ялкаулыктан, иренгәнлектән. Үзебез өчен нинди нәтиҗә ясарбыз? -Кешене кешелекле итеп тәрбияләүдә, аң-белемен үстерүдә укуның , белем алуның гаять зур роль уйнавын, кыйммәтенә инандык.
V. Дәресне йомгаклау. VI. Өйгә эш.104-105нче биттәге кагыйдәләрне өйрәнергә, 221нче күнегү. VII. Рефлексия. Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез, дәрестә үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?
3нче сыйныф әдәби укудан еллык контроль эш. (тест) 1.”Ана теле”шигырен кем язган? а) Нури Арсланов. ә) Мәҗит Гафури. б) Габдулла Тукай. 2. “Җиргән” авылында нинди милләт кешеләре яшәгән? а) Руслар,татарлар. ә) Чувашлар,мордвалар. б)Руслар,татарлар,чувашлар,мордвалар. 3.Бу шигырь юлларының авторы кем? -Ах,юләр маэмай! Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар,эш белү уңайсыз ул! а)Нәҗип Мадьяров. ә)Илгизәр Солтан. б)Габдулла Тукай. 4.Саматның әнисе көн саен диярлек нинди сүзләр әйтә? а)Кәҗә белән сарыкка печән сал ә)Дәресеңне хәзерлә. б)Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк. 5.Бу шигырьләрнең кайсысы “көз”темасына язылган? а)Казан турында җырлар. ә)Идел суы. б)Көз. 6..”Умарта корты вә чебеннәр мәсәлен кем язган? а)Ләис Зөлкарнәй. ә)Мәгъсүм Латыйфуллин. б)Габдулла Тукай. 7Җиде яшьлек Салих нинди ярышта катнашкан? а)Концертта. ә)Сабан туенда. б)Мәктәптә.. 8.”Гыйнвар” текстының 2нче кисәгендә нинди кош турында сөйләнелә? а)Чыпчык. ә)сандугач. б)Тукран. 9.Миша нинди балалар арасында үсә? а)Руслар,чувашлар. ә)Татарлар,руслар. б)Татарлар. 10.”Тәмле сүз” хикәясендә сүз нинди тәмле сүз турында бара? а)Рәхмәт апа,юләр. ә)Акыллым,рәхмәт. б)Юләр. 11.”Кояштагы тап”хикәясе безне нәрсәгә өйрәтә? а)Әни сүзен тыңларга. ә)Әни сүзен тыңламаска.
б)Алдашырга. 12.Нәби Дәүли зур болытны кем белән чагыштырган? а)Әнкә болыт. ә))Әткә болыт б)Бала болыт. 13.Резеда Вәлиеваның “Яңгыр белән Кояш”текстында. синеңчә,кояш яңгырга нинди сөлге сузган? а)Кызыллы-сарылы,яшелле-зәңгәрле. ә)Аклы-күкле. б)Ачык бишни.
2нче В сыйныф әдәби укудан еллык контроль эш.(тест) 1.Как ты скажешь о том ,что: -мама работает в школе; -тётя работает в парке; -папа работает в цирке; Дядя работает в магазине. 2.Переведи на татарский язык День, ночь, идёт дождь, холодно,дует ветер. 3.Составь предложения. Мин щётка юынам арак бит сөртәм сөлге белән чәч тарыйм сабын теш чистартам 4. Напиши содержание текста “Тауда” 5.Расскажи о вашей семье. 6.Переведи (тәрҗемә ит). Горит красный свет-не переходи улицу. Горит зеленый свет- переходи улицу. 7.Переведи (тәрҗемә ит) 1)У меня есть красивое платье. 2)Это платье тебе идёт. 3)Мама купила мне красивые сапоги.