Напоминание

"Билгесез Солдатка һәйкәл"

Автор: Саубанова Зиля Мингатиновна
Должность: учитель истории
Учебное заведение: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Населённый пункт: с. Туйметкино Черемшанского района РТ
Наименование материала: Методическая разработка для внеклассного мероприятия
Тема: "Билгесез Солдатка һәйкәл"







Вернуться назад       Перейти в раздел





Текстовая часть публикации


БИЛГЕСЕЗ

СОЛДАТ

ИСЕМЕҢ СИНЕҢ

БИЛГЕСЕЗ –

БАТЫРЛЫГЫҢ

СИНЕҢ МӘҢГЕЛЕК!

Элек-электән сугышлар барышында үлеп калган кайбер солдатларның шәхесләрен ачыклау мөмкин булмаган. XX гасырда, канкойгыч Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, дәүләтләр һәм халыкларда һәлак булган барлык солдатларга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән, хәтерне символлаштыручы Билгесез солдатка һәйкәлләр кую традициясе барлыкка килә башлый.
1967 нче елда Казанда Василий Маликов проекты буенча Максим Горький ял паркында Билгесез солдатка һәйкәл куела. Озак та үтми бу һәйкәл казанлыларның һәм шәһәр кунакларының иң еш була торган урынына әверелә. Гаилә корган яшь парларның тере чәчәкләр кую традициясе дә күркәм күренешкә әйләнә.

Сугыш кырларында һәлак булган якташларын, җиңүне якынайту өчен кан койган, тормышларын кызганмаган билгеле һәм билгесез сугышчыларны искә алу өчен иң кечкенә авыллардан алып зур шәһәрләргә хәтле “Билгесез Солдат” һәйкәле урнаштырыла.

Чирмешән авылында

Билгесез Солдат һәйкәле


Туймәт авылының Билгесез Солдат һәйкәле янында

Җиңү көне. Авыл ветераннары, мәктәп

коллективы.


Илнең төрле почмакларында урнашкан Билгесез

Солдат һәйкәлләре. Яр Чаллы шәһәре.


Әлмәт шәһәре


Нурлат шәһәре


ОДЕССА


ВОЛГОГРАД

(СТАЛИНГРАД)

1966 елның 8 маенда Мәскәү янында немецларны тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан билгесез солдатның җәсәде Ленинград шоссесының 41 километрында урнашкан туганнар каберлегеннән күчерелеп, Мәскәүнең Александр бакчасында тантаналы рәвештә җирләнә.

Билгесез Солдат кабере


БЕРЛИН, ТРЕПТОВ-

ПАРК

1967 елның 8 маенда каберлек урынында архитекторлар Д.И.Бурдин, В.А.Климов, Ю.Р.Рабаев һәм скульптор Н.В.Томский проекты буенча «Билгесез Солдат кабере» мемориал архитектур ансамбль ачыла. Советлар Союзы герое А.П.Маресьев кулыннан алынган факелдан Л.И.Брежнев Мәңгелек утны кабызып җибәрә. Ә Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек утка факелны Марс кырындагы уттан кабызалар.

2014 елның 24 октябрендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы 3 нче декабрьне истәлекле дата – Билгесез Солдат көне дип игълан итте. Бу дата Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган билгесез солдатлар истәлегенә билгеләнде һәм Ленинград шоссесының 41 километрында урнашкан туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәден Александр бакчасына тантаналы рәвештә җирләү вакыты белән туры килә.

Брестта Билгесез

Солдат һәйкәле

Автор: Саубанова З.М., учитель истории МБОУ «Туйметкинская ООШ» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан